16+

Фатирың түбәсеннән яңгыр үтсә, акча түләнә

Табигать-Анабыздан зарлану килешә торган эш түгел, әлбәттә. Елның һәр фасылы үзенчә матур.

Фатирың түбәсеннән яңгыр үтсә, акча түләнә

Табигать-Анабыздан зарлану килешә торган эш түгел, әлбәттә. Елның һәр фасылы үзенчә матур.

Ләкин быелгы җәй шактый салкынча. Җитмәсә, яңгырлары да күпкә китте. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин да һава торышыннан зарланып алды.

– Күп фатирлы йортларның түбәләрен яңага алмаштырганда яңгыр ява башлап, фатирларны су баса. Китерелгән зыян түләнә, тик яңгыр яумаса, яхшырак булыр иде, – диде мэр Илсур Метшин.

Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Владимир Анисимов докладында әйтелгәнчә, Казанда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча 2022 елгы чорга кадәр исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла. Быелгы исемлеккә күп фатирлы 243 йорт кертелгән, төзекләндерү эшләренә 1 867,6 миллион сум акча тәгаенләнгән. Әлеге финанс чыганакларының 1,6 миллиард сумы – казанлыларныкы, ягъни торак-коммуналь түләүләрдән җыелган акчалар. Казанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 2020 елда – 2 миллиард, ә 2021 һәм 2022 елларда 1,9 миллиард сум тоту ниятләнелә. Гомумән, республикада капиталь төзекләндерү программасы 2043 елга кадәр исәпләнгән, Казанда ул өчьеллык этапларга бүленеп алып барыла.

– Подрядчы оешма Казанның Сабан урамындагы 3нче йортның түбәсен ачкан гына иде, көчле яңгыр ява башлады. Шул сәбәпле, яңгыр сулары 40 фатирны басарга өлгерде. Рихард Зорге урамы 93а адресы буенча урнашкан йортта да яңгыр өске каттагы 5 фатирны басты. Фатирга китерелгән зыян күләме исәпләп чыгарыла һәм актка теркәлә. Шуннан соң подрядчы оешма белән “мировой килешү” нигезендә яки суд карары аша фатир хуҗаларына акча түләнә, – диде Владимир Анисимов.

Йорт түбәләрен алмаштырганда технология таләпләре бозылган, эшчеләр саны да аз булган. Су кергәч, йөгерешә башлыйбыз, дигән гыйбарә чын мәгънәсендә күзәтелгәннән соң, подрядчы оешмалар ашыгыч чаралар күргән, эшчеләр саны да арттырылган. Мэр Илсур Метшин подрядчы оешмаларга түбәдәге эшләрне һава торышын күзәтеп башларга киңәш итте. Болыт күренсә, түбәне каермый торуың хәерле.
Ун катлы һәм аннан да биегрәк йортларда лифт ватылса, эш харап. Өскә күтәренеп менүләре өлкән яшьтәгеләр өчен бик кыен. Әмма биек йортлардан капиталь төзекләндерүгә акча күбрәк керә, нәтиҗәдә, колачлырак эшләр башкарып була.

– Ике-өч катлы йортлар белән эш катлаулырак, чөнки акча аз туплана. Мәсәлән, Горький урамындагы 12а йортта, фәкать ике фатир гына исәпләнә. Аларның капиталь ремонт өчен түләүләре зур эш башкару өчен җитәрлек түгел. Казанда мондый йортлар шактый. Авиатөзелеш районында ике-өч катлы йортлар аеруча күп. Башкаланың ике-өч катлы йортлары да капиталь ремонт программасына алына, алар ремонтсыз калдырылмый, – дип ышандырды Владимир Анисимов.

Шундый йортлар мәсьәләсендә сүз кузгалгач, мэр Илсур Метшин янә үз фикерен әйтеп алды.
– Ике-өч катлы йортларны капиталь төзекләндерүгә шулай ук җаваплы караш булсын, – дип искәртте шәһәр башлыгы.

Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндергәндә “Мөмкинлекле мохит” программасы таләпләре исәпкә алына. Владимир Анисимов сөйләгәнчә, йортларга физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен авыш юллар ясала, тотынгычлар урнаштырыла.
Казанда күп фатирлы йортлар белән беррәттән, мәдәни мирас саналган йорт-биналарга да төзекләндерү үткәрелә, исемлеккә 183 йорт алынган. Бу исемлек чикләнмәгән, мәдәни мирас корылмасы булуы ачыкланган йортлар программага өстәлә тора.

Башкалада быелгы исемлектәге күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү 72 процентка үтәлгән. Ләкин 30 йортта эшләр графиктан калыша.

Көн тәртибенә куелган сөйләшүгә йомгак ясап, мэр Илсур Метшин күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерүнең графикларын сакларга чакырды. Чөнки җылыту чоры да инде Каф таулары артында түгел – сентябрь ае якынлаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading