16+

Фермерлар да интернетның рәхәтен күрә

Сөт һәм ит тә, каймак та, бозау һәм кәҗә дә, бал да, тәрәзә йөзлекләре дә, яшелчә һәм җиләк-җимеш, киез итекләр, тирес һәм хәтта дөя дә бар монда.

Фермерлар да интернетның рәхәтен күрә

Сөт һәм ит тә, каймак та, бозау һәм кәҗә дә, бал да, тәрәзә йөзлекләре дә, яшелчә һәм җиләк-җимеш, киез итекләр, тирес һәм хәтта дөя дә бар монда.

Кыскасы, авылда җитештерелгән барлык продукцияне, авыл хуҗалыгы өчен кирәк-яракларны - барысын да табарга була биредә. Фермерларның үзләренә дә уңайлы: товарларын турыдан-туры тәкъдим итә алалар, шул ук вакытта башка фермерлар белән үзара киңәшләшергә, тәҗрибә уртаклашырга да мөмкин. Продукцияңне сату өчен көнозын салкында торырга да кирәкми, урын өчен дә акча түлисе түгел. Татарстан фермерларының күбесе монда инде, хәтта Россиянең башка төбәкләрендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр дә белдерүләрен күп куя. Сүзем инде ярты еллап чамасы эшләп килә торган Фермерлар.ру сайты - фермерлар өчен бушлай игъланнар тактасы турында.
Әле эшли башлавына бик күп вакыт узмаса да, ул популярлашып килә. Ни әйтсәң дә, интернет заманында яшибез. Сайтның җитәкчесе Данил Сәфәров әйтүе буенча, бирегә көнгә 300ләп кеше керә, ә тар тармаклы сайт өчен бу шактый яхшы күрсәткеч санала. Сайтның төп максаты - фермерлар, шәхси хуҗалыклар өчен сату-алу мәйданы булдыру. Биредә игъланнарны татар телендә дә, русча да язарга була, алар бушка куела, шул ук вакытта түләүле баннерлар урнаштыру мөмкинлеге дә бар.
Бүгенге көндә күп кенә фермерлар үзләре җитештергән азык-төлекне, турыдан-туры үзләре сата алмагач, ахыр чиктә очсыз гына бәягә алыпсатарларга бирергә мәҗбүр - монысын барыбыз да белә. Ә Фермерлар.ру бу яктан авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә бер ярдәм булып тора. Дөрес, алдынгы фермерларның бүген инде үзләренең махсус сайтлары да бар (мәсәлән, республиканың танылган фермерларыннан берсе Мурат Сиразинның инде берничә ел үз сайты эшләп килә). Иң әүвәл бу фермерларның үзләренә бик уңайлы. Әйтик, кемдер ит сату белән шөгыльләнә, әмма үстереп сату өчен әле бозауларны аласы бар бит. Шушы ук сайттан анысын да табып була.
Бушлай игъланнарны монда Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Мәскәү, Ульяновск, Тамбов, Волгоград өлкәләре фермерлары да элә, Урюпинск шәһәреннән дә белдерү куючылар бар. Данил Сәфәров: «Бу хәлне мин алдан күзалладым, шуңа күрә «Фермерлар.ру» атамасы татарча булса да, сайтны русча ясадык. Күпләр безне моның өчен тәнкыйтьләде. Ничәмә-ничә рус сайты бар бит инде! Әмма бу сайтның максаты - фермерларга икътисади яктан ярдәм итү иде. Ә сайтны русча ясамыйча, чит төбәкләргә чыгып булмый. Интернет, Фермерлар.ру кебек тар тармаклы сайтлар фермерларга эшне күпкә жиңеләйтә», - ди. Әмма алыпсатарлар интернетта да өлгерә. Алардан котылырмын димә! Фермерлар.руда да аларның игъланнары шактый. Данил Сәфәров үзе дә: «Сайтны шәхси фермерлар, җир кешесе өчен дип ачкан идек, әмма игъланнарның шактые күпләп сатучылардан, алыпсатарлардан килә. Без аларны да кире кага алмыйбыз. Әмма шәхси хуҗалыкларга күбрәк ярдәм итү мөмкинлеге бар. Әйтик, игъланны беренче биткә, өске позициягә чыгарабыз», - диде.
Интернет аша авыл хуҗалыгы товарын сатып буламы икән, дип кызыксынып, сайтка берничә игъланын куйган Илшат абыйга шалтыратып карыйм. Берсендә ул куяннар сатуы турында хәбәр итсә, икенчесендә исә төрле токымдагы тавык һәм әтәчләр, декоратив тавыклар тәкъдим итә. Илшат абый Казанның Авиатөзелеш районында яши, тавыклар һәм куяннар үрчетү белән дә беренче елын гына шөгыльләнми инде. «Сайтка игъланнарымны куйгач та, шалтыратулар бик күп булды. Республикабыз районнарыннан да, Казаннан да күп мөрәҗәгать иттеләр. Чит төбәкләрдән дә шалтыраттылар хәтта. Берничә көн элек кенә әле Бурятиядән чыктылар. Тавыклар алмакчы булалар. Шушы көннәрдә килергә тиешләр, аларны көтәбез менә», - диде Илшат абый.
Актаныштан 4 айлык бозаулар сатучы бер гаилә дә, сайтка белдерү куюның нәтиҗәсе булды, дип уртаклашты. Аларга да игъланны күреп шалтыратканнар икән.
«Ит өчен үстерелә торган бозаулар» дип игълан биргән бер абзый исә, белдерү куйганнан соң, бөтен товарын сатып бетерә алган.
Әлкидән үз умарталыгыннан бал сатучы Рузилә апага исә шалтыратулар бөтенләй булмаган. Сәбәп белдерүне куйганга аз вакыт узган булудамы икән (Рузилә апа аны әле февраль ахырында гына урнаштырган), әллә бал сезоны булмаганга шалтыратмаганнар инде? Үз продукцияңне кайчан тәкъдим итүең дә зур роль уйный, күрәсең. Аннан соң шундый сайт барлыгын бөтен кеше белеп тә бетерми торгандыр әле...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading