16+

«ӘФГАНСТАННАР» җитәрлек булды түгелме?

Тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн... Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылып беткәнгә 25 ел тулган көннәрдә бу саннарны аеруча зур үкенеч белән кабатлыйбыз. Дистә елга якын барган сугыш кирәк булдымы икән - әлеге сорауга җавапны бүген дә эзлибез.

«ӘФГАНСТАННАР» җитәрлек  булды түгелме?

Тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн... Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылып беткәнгә 25 ел тулган көннәрдә бу саннарны аеруча зур үкенеч белән кабатлыйбыз. Дистә елга якын барган сугыш кирәк булдымы икән - әлеге сорауга җавапны бүген дә эзлибез.

Әфганстандагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кешеләр генә бу бәхәсләргә кушылмый. Алар Хәтер белән яши - югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турындагы хәтер белән. Михаил Черепановның «Әфганстан сугышы корбаннарының Хәтер китабы»нда китерелгән мәгълүматларга караганда, сугыш хәрәкәтләрендә 9358 татарстанлы катнашкан. 296сының цинк табутта гәүдәсе генә кайткан. 231 ир исә, Татарстанга кайткач, сугышта алган тән һәм җан яраларыннан вафат булган.
Әфганстан сугышына бәйле саннар, җан өшеткеч фактлар бихисап. Ә бит бүген дә эреле-ваклы «Әфганстаннар» җитәрлек. Дөньяның төрле почмакларында барган сугышлар турында көне-сәгате белән белеп-ишетеп торабыз. Дәүләт белән дәүләт кенә бәрелешеп калмыйча, ватандашлар да бер-берсенә каршы корал күтәрә. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләрендә «Без тынычлык яклы, без сугышка каршы» кебек темага сөйләшүләр барган вакытта, илләр узыша-узыша кораллана, ир-егетләр бәрелеш корбаннарына әйләнә.
Менә шушыларны белә торып, баласын армиягә җибәрергә теләмәгән ананы аңламый кара син! Ир бала үстергән ана иң беренче чиратта шул хакта уйлый бит. 2013 елгы рәсми мәгълүматлар буенча, Россия армиясе сафларында хезмәт итүчеләрнең саны бер миллионга җиткән. Армия ул сугыш түгел, дип тынычландыруның бүген нәтиҗәсез икәнлеген барыбыз да аңлыйдыр, мөгаен.
XXI гасыр - коточкыч сугышларның алга киткән чоры. Монда иң беренче чиратта экологик афәтләр, куркыныч чирләр, начар гадәтләр кебек «сугышлар»ны атарга кирәк. Әле шуңа ил белән ил, кеше белән кеше арасында барган бәрелешләрне дә өстәсәң... Кешеләр санап кителгән «сугышлар»га каршы кулга-кул тотышып көрәшергә тиеш кебек тә бит. Тик әлегә «бердәмлектә - көч» дигән кагыйдәне санга сукмыйча, тәхет, мөлкәт, дан өчен сугышкан булабыз. Соң булганчы, берләшергә, коралларны тиешле якка юнәлтергә иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading