16+

Франкфурт – Казан рейсына исә аеруча зур өметләр баглана

Бүген Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан даими туры рейсы ачылды. Казаннан Франкфуртка самолет 9.45 сәгатьтә очты, 14.20 сәгатьтә немец шәһәреннән Татарстан башкаласына юл алган очкыч Казанда 19.20 сәгатьтә төшеп утырды.

Франкфурт – Казан рейсына исә аеруча зур өметләр баглана

Бүген Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан даими туры рейсы ачылды. Казаннан Франкфуртка самолет 9.45 сәгатьтә очты, 14.20 сәгатьтә немец шәһәреннән Татарстан башкаласына юл алган очкыч Казанда 19.20 сәгатьтә төшеп утырды.

Беренче рейс пассажирларын Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белән "Аэрофлот - Российские авиалинии" генераль директоры урынбасары Шамил Курмашов каршы алды. Илдар Халиков сүзләренчә, "Казан" халыкара аэропорты соңгы елларда бик күп яңа рейслар ачты, Франкфурт - Казан рейсына исә аеруча зур өметләр баглана.

- Франкфурт Европада иң эре аэропорт санала. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге рейс безнең эшлекле партнерларыбыз өчен дә уңайлы булачак, чөнки алар барысы да аэропорттан ерак булмаган җирдә урнашкан, - ди ул.

Шамил Курмашов Татарстанның икътисад ягыннан көчле төбәк булуын һәм Казанның "Аэрофлот" маршруты картасында мөһим нокта булуын ассызыклап үтте.

Тарихи рейс белән Казанга Бельгия татарлары да килгән иде. Алар Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде, безнең аралар хәзер тагын да якынайды, ди алар.

Исегезгә төшерәбез: Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан даими туры рейсы атнага ике тапкыр: дүшәмбе һәм җомга көнне 150 урынлы "Airbus A320" һава судноларында башкарылачак. Казаннан самолет SU 2704 рейсы белән 9.45тә очып китә, Франкфуртка 13.05тә барып җитә. Франкфурттан 14.20дә кузгала, Казанга 19.20дә төшеп утыра. Һәр аэрпорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading