16+

«Франкфурттагы аэропорт белән туры рейс булдыру – күңелле вакыйга» (ФОТОЛАР)

Франкфурт-на-Майне - Казан авиарейсының беренче пассажирлары арасында Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар.

Ул Страсбургта Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты утырышында булган. Страсбургтан Франкфуртка килеп, Казанга очарга җыена.
- Франкфурттагы аэропорт белән туры рейс булдыру - безнең өчен күңелле вакыйга. Ул бизнес өчен дә, туристлар, пассажирлар өчен дә уңайлы, аларга Мәскәүдә күчеп утырырга кирәкми, - диде ул.

Бәйрәм төсмере алган әлеге вакыйга хөрмәтенә әзерләнгән тортны зилант белән Татарстан гербы бизи иде.

Сүз уңаеннан: яңа ачылган авиарейсны "Шәһри Казан"ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова да сынап карады.

Ул анда Франкфуртта 8 ел яшәүче якташыбыз финансчы Илдарны (ТНВ журналисты Раил Өметбаевның сыйныфташы) очраткан. Илдар да Казанга авиарейс ачылуга чиксез сөенгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading