16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Гафу итегез, күңел сызлый»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Гафу итегез, күңел сызлый»

Быел республика мәктәпләрендә парламент дәресләре 23 - 28 октябрьдә узачак. Әлеге чара, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Татарстанда унынчы тапкыр оештырыла. Бу юлы ул Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланачак.

Шушы уңайдан бүген республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урта гомуми белем бирү мәктәпләренең тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары һәм 2017 елда парламент дәресен уздыруда катнаша торган мөгаллимнәр белән очрашты.
- Без бит күп вакыт үз кануннарыбызны белмәүгә сылтыйбыз. Безнең барыбызга да төп законыбыз - Конституцияне белергә кирәк. Татарстанда яшәүче Россия гражданнарының нинди хокуклары, бурыч-вазыйфалары бар. Безнең миссия - аларны сезгә җиткерү, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Без бу рәвешле өченче мәртәбә очрашабыз, шуңа күрә әлеге чара матур традициягә әйләнеп бара. Без дә сезнең белән бергә өйрәнәбез, үзебезне борчыган сорауларга җаваплар эзлибез. Белем бирү системасында проблемалар кимеми. Алар әле мәгариф системасындагы бетмәс реформалар белән елдан-ел кискенләшә генә, минемчә, аларның әле белем бирү процессына зыяны да бар.

Парламент башлыгы укытучыларның ике төп функция башкаруын билгеләп узды: белем бирү һәм тәрбия. Бу темага быел аеруча зур басым ясалуын да әйтте.
- Бу ике функция аерылгысыз булырга тиеш. Без хәзер БДИ һәм башка новация шартларында бу эшкә механик рәвештә карый башладык. Ун ел буена белем биргән, балаларга үрнәк булып торган педагог үз укучыларының белемнәрен тикшерә алмасын инде? - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин тел мәсьәләсенә дә кагылып узды. Ул дәүләт телләрен факультатив рәвешендә генә укытуга берничек тә юл куела алмавын әйтте. Кайбер милләтләрнең - татар, чуваш, башкортларның бары тик рус телендә генә БДИ бирү белән бәйле авырлыклар кичерүе турында да әйтте.

- Ә бит без күптеллелек, дәүләт телләре, туган телләре дип сөйлибез, бу безнең яшәү рәвеше, культура - моннан беркая да китеп булмый. Һәм без туган телне өйрәнүне тыя алмыйбыз. Ничек инде: "Әти-әниең телен өйрәнмә, бар, подвалда качып кына факультативта өйрән", - дип әйтә алыйк?! Совет заманында татар телен шулай өйрәнеп, онытып бетердек бит. Бу бөтен халыкны борчый. Президентка да, миңа да хатлар килә. Хәзер бу мәсьәләләр буенча безнең министр Мәскәүдә, Россия Мәгариф министрлыгында очраша. Уртак тел табарбыз, балаларны баланслы укытуга ирешербез дип уйлыйм. Татарстанда рус телен искиткеч яхшы беләләр, БДИ да яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Безнең нәтиҗәләр рус төбәкләрендәгегә караганда да яхшырак. Татарлар, чувашлар, мордвалар да яхшы бирә. Бу үзең яши торган территориядәге башка телләрне өйрәнүгә, көндәшлеккә сәләтлекне арттыруга комачаулык итми. Моннан кемгә начар булган әле? - дигәннән соң, "Гафу итегез, күңел сызлый. Җанда җыелганны әйтер өчен җыелдык та бит инде", - дип әйтеп куйды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading