Шәһри Казан

Фәрит Мөхәммәтшин: "эпидемиянең тиз арада кимүе һәрберебезгә дә бәйле"

Бүген Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм инфекция таралуга юл куймауга бәйле рәвештә татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

Реклама

"Кадерле татарстанлылар! Хормэтле ватандашлар!
Без хәзер катлаулы заманда яшибез. Бөтен дөнья коронавирус инфекциясе белән көрәшә. 
Бу көннәрдә коткыга бирешмәскә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан барлык кешеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде, дәүләт хакимияте органнары тарафыннан барлык кирәкле чаралар күрелә, коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы булдырылды. Әмма эпидемиянең тиз кимүе һәрберебезгә бәйле, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Ветераннарга, куркыныч янаган өлкән яшьтәге гражданнарга мөрәҗәгать итеп, парламент башлыгы аларны үз фатирлары һәм йортларыннан чыкмауларын сорады. "Әгәр сезгә азык-төлек һәм медикаментлар сатып алуда ярдәм кирәк икән, бу хакта волонтерларга яисә кайнар линиягә хәбәр итегез", - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, республикада «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» волонтерлар үзәге, партия тарафдарлары, Бөтенроссия халык фронты һәм Татарстанның волонтерлык оешмалары вәкилләре эшли. Алар заявкалар кабул итә һәм өлкәннәргә ярдәм итә. Әлеге җаваплы вазифа йөкләнгән һәркем дә бөтен яклау чаралары белән тәэмин ителгән, мошенникларга каршы көрәш чаралары күрелгән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе барча кешегә дә түзем булырга, өйдән чыкмаска, күршеләр, туганнар белән элемтәгә кермәскә чакырды. "Аңлавыгызны һәм аек рәвештә акыл йөртүегезне күрсәтегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Без бергә булдырачакбыз!" - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 

Фото: gossov.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: