Шәһри Казан

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сугыш чоры балаларына әле әйләнеп кайтырбыз»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә бишенче чакырылыштагы парламент эшчәнлегенә йомгак ясады.

- Дәүләт Советында 1989 мәсьәлә каралды, Татарстан Президенты 561 законны имзалады, Татарстан Президентына тапшырылган бер генә закон да кире борылмады. Ләкин, башкарып чыкмаган мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, сугыш чоры балалары турында закон юк. Коммунистлар да бу сорауны күтәрә. Без шушы законны эшләү буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иттек. Дәүләт Советында сугыш чоры балалары турында закон кабул итеп куярбыз, тик түләүләр башка республикалардагыдан аермалы булыр. “Ник бездә түләү болай, ә башкаларда икенче төрле?” – соңыннан шундый сорау туарга мөмкин. Россия Дәүләт Думасында закон кабул ителсә, без – төбәкләр – аңа нигезләнер идек. Сугыш чоры балалары турындагы закон булдыру мәсьәләсенә әле әйләнеп кайтырбыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән капиталь ремонт өчен түләүләр алуда өлкәннәрне кайгырткан закон кабул итәргә өлгергән. Татарстанда хәзер  80 яшькә җиткән кешеләр “капиталь ремонт өчен” түләми, ә 70 яшькә җиткән кешеләр моның 50 процентын гына түли.

Киләсе, ягъни 2020 елда Россиядә халык исәбен алу үткәрелә. Россия Фәннәр Академиясенең Н.Н. Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропологияя институтының җитәкчесе Валерий Тишковның 10 ел элек үткәрелгән халык исәбен алу вакытында татарларны төрле кавемнәргә һәм төркемнәргә бүлгәләргә омтылганлыгын яхшы хәтерлибез. Татар – Татарстанда да, Себердә дә, Кырымда да һәм Австралиядә дә шул бер татар инде ул. Диалект-сөйләшү үзенчәлеге милләтне бүлгәләр өчен сәбәп түгел. Катнаш никахлар үзе бер проблема. Чын татар катнаш никахта да милләтеннән ваз кичәргә тиеш түгел, минемчә.

- Халык исәбен алу вакытында тагын астыртын гамәлләр булмасмы? – дип сорау бирдем.

- Этнологларның һәм антропологларның Казанда узган конференциясе вакытында да егетләр бу мәсьәләне күтәрде. Мәсьәләне артык куертмау турында Валерий Тишков белән сөйләшү булды, катнаш никахларга да сак караш зарурлыгы турында сөйләштек, - дип җавап кайтарды Татарстан парламенты әйдаманы.
Журналистлар ике дәүләт теленең тигез кулланышын тәэмин итү, татар телен укыту тәртипләре белән кызыксынды.

- Татарстанда татар булмаганнарга татар телен өйрәтү буенча камил укыту программасы юк әлегә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Чуваш, мари, удмурт һәм башка милләтләр балаларына зур күләмдә татар телен укыту кирәкмидер дә бәлки. Татарстан Респбуликасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев башлангычында полилингваль мәктәпләр челтәре оештырыла, аларда өч тел өйрәтелә. Өстәмә рәвештә инглиз, француз, немец телләрен белсәң дә яхшы.

Реклама

Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр вакытка исәпләнелгән социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруга депутатлар да тырышлык куйган.
- Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып, җәмәгать тәртибен җәмәгатьчелек катнашында саклау турында закон кабул иттек. Муниципаль берәмлекләрдә хокук сакчылары белән бергә гражданнар да урамнарга тәртип сакларга чыга. Азык-төлек иминлеге контрольдә тотылды. Авыл товар җитештерүчесен, авыл кешесен якларга тырыштык. Авылларда йорт яны җир участокларында 2 миллиард сумлык продукция җитештерелә. Йорт яны җир участокларында үстерелгән продукциянең артып калган өлешен сату мөмкинлеге тудырылды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Үзара салымның әһәмияте билгеләп үтелде.
- Авылларда кешеләр җыешкан һәр 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. Бу авылларда юлларны, зиратларны, һәйкәлләрне төзекләндерегә бик тә ярап тора. Шушы алымны шәһәр тирәсендә дә куллану мәсьәләсе өйрәнелә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы илебезнең 36 төбәге парламентлары белән килешү төзегән. Кытай, Төркия, Словакия парламент делегацияләре безгә визит ясаган.

- Дәүләт Советына сайлаучылар җибәргән 62 мең мөрәҗәгать тикшерелде. Законнар Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән хезмәттәшлектә кабул ителде. “Законнарны бергәләп язабыз” проекты кысаларында 200 тәкъдим керде. Әлбәттә, һәр кеше дә закон проекты яза белми, әмма кергән тәкъдимнәр законнар әзерләгәндә исәпкә алына. Күп эш башкарылды, тик тәмамланмаганнары да калды. Киләсе чакырылыштагы парламентта эш дәвам ителер дип ышанам, - дип, сүзен йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: