16+

Футбол чемпионаты тәкъдим итә: 150 метрлы эскәтер, 1300 кг чәк-чәк һәм 10 мең күзлек

Чемпионат көннәрендә башкалага 200 мең турист килүе көтелә.

Футбол чемпионаты тәкъдим итә: 150 метрлы эскәтер, 1300 кг чәк-чәк һәм 10 мең күзлек

Чемпионат көннәрендә башкалага 200 мең турист килүе көтелә.

Футбол чемпионатына килгән туристларны Казан әнә шулай шаккатырырга уйлый. Татарстанның Туристлык дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, чемпионат – соңгы елларның иң көтеп алынган вакыйгасы. Чемпионат көннәрендә башкалага 200 мең турист килүе көтелә. Алар үзләре белән сувенирлар гына түгел, онытылмаслык хатирәләр дә алып китәргә тиеш.

Татарстан хөкүмәте йортында узган брифингта Сергей Иванов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, чемпионат уңаеннан башкалада туристлык инфраструктуралары яңартылган, экскурсоводлар өчен махсус укулар үткән. Бүгенге көнгә 595 экскурсовод теркәлгән. Рус һәм татар телләреннән тыш, экскурсияләр инглиз, немец, француз, кытай, фарсы, испан, итальян, корея, төрек, гарәп телләрендә дә үтәчәк. Соңгы өч елда чит телләрне белүче 150 белгеч әзерләнгән. Чемпионат көннәрендә волонтерлар да эшләячәк.
– 1 июньнән, узган елдагыча, мәгълүмати чатырлар ачыла. Алар Казанның Бауман урамында, «Ногай» отеле янында, Тимер юл вокзалында, Казан Кремлендә һәм Иске Татар бистәсендә урнашачак. Чатырлар иртәнге сәгать тугыздан кичке тугызга кадәр эшләр дип көтелә, – дип сөйләде ул журналистларга.
«Казан» гаилә үзәге территориясендә ачылачак фан-зонада кунакларга 10 мең пар картон виртуаль чынбарлык күзлекләре таратачаклар. Алар аның белән телефон ярдәмендә инглиз һәм рус телләрендә Казан, Болгар һәм Зөянең истәлекле урыннары белән таныша ала.
Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты рәисе Дарья Санникова да туристлар өчен кызыклы экскурсия маршрутлары, программалар әзерләнүен сөйләде. Аерым алганда, Казан урамнары буйлап төнге музыкаль автобус йөриячәк, ул заманча тавыш системасы, кухня һәм экскурсияләр үткәрү өчен җиһазлар белән тәэмин ителгән. «Kazan music bus» автобусына берьюлы 25-30 кеше сыя. Автобуста тәмле милли ризыклар белән сыйланырга, юл уңаенда шәһәрнең истәлекле урыннарын күрергә була.
– Казан үзәгендә йөри торган ике катлы автобусларның да маршруты үзгәрде. Ул хәзер Казансу елгасының сул як ярыннан да хәрәкәт итәчәк. Туристлар «Казан» гаилә үзәген, Спортның су төрләре сараен һәм «Казан-Арена» стадионын күрә алачак, – диде ул.
17-18 июньдә «Тәмле Казан» гастрономия фестивале үтәчәк. Анда махсус 150 метр озынлыктагы эскәтер җәелә, ул чемпионатта катнашучы илләрнең символлары белән бизәләчәк. Фестивальгә дөньяның иң зур чәк-чәге дә пешерелә. Аның авырлыгы 1300 кг булачак дип ышандыра оештыручылар. Чарага Россиянең Гиннес рекордлар китабы экспертлары да чакырылган. Чәк-чәк футбол тубы формасында ясалачак.
Башкала кунаклары төнге Казан белән дә таныша ала. Фонарьчы Ferolero аларны Казанның серле урыннары белән таныштырачак.
Сабан туе да быел чемпионат уза торган көннәргә туры килә. Кунаклар, милли уеннарда катнашып, күңел ачачак.
Казан Кремле музей-тыюлыгында бик күп күргәзмәләр ачыла. Анда берьюлы Дәүләт эрмитажы, Третьяковский галереясы, Дәүләт музее экспонатлары урын алачак.
Болгар һәм Зөя музейлары да кунакларны каршы алырга әзер. Болгар музей-тыюлыгы директоры урынбасары Лилия Сафина сүзләренчә, быелгы сезонның төп яңалыгы – Болгарда Музей урамы ачыла. Бер урамда Спас өязе дворянлыгы музее, «Елгадагы шәһәр» музее, якташлары Абдулла Алиш музее, Болгар чәе музее урнашкан. Җанатарлар паспорты белән килүчеләргә акция дә каралган: Болгар цивилизациясе музеена билет алып, Успение чиркәве тарихы музеена бушлай керә алалар.
Зөя музее директоры Артём Силкин җанатарлар өчен «ФИФА» салаты әзерләнәчәген әйтте.
– Футбол кыры чирәмен кулланырга ярамый, шуңа да салат яфракларыннан ясалачак. Футбол тубы урынына йомырка булачак. Салатка чәк-чәк тә салына, ә соусның нинди булачагы әлегә сер, – диде Артем Силкин.

Кунакларны каршы алырга ресторан-кафелар да әзерләнә. Грузин кухнясын тәкъдим итүче ресторан матчапури дип аталган махсус ризык пешерәчәк. 2 кг авырлыктагы матчапури 2,5 мең сум тора ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading