16+

Гаилә үзәге янында туп һәм бадминтонда уйнаячаклар

«Казан» гаилә үзәге янындагы ял итү зонасы шәхси-дәүләт партнерлыгы кысаларында төзекләндереләчәк.

Гаилә үзәге янында туп һәм бадминтонда уйнаячаклар

«Казан» гаилә үзәге янындагы ял итү зонасы шәхси-дәүләт партнерлыгы кысаларында төзекләндереләчәк.

«Казан» гаилә үзәге территориясен төзекләндерү проектын Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр. Проект белән танышканнан соң, шәһәр башлыгы Гаилә үзәге һәм Ленин дамбасы арасында ял итү зонасын булдыру шәһәрне төзекләндерүдә бизнес вәкилләре катнашында яхшы үрнәк булып торачак дип билгеләп үтте.
Предприятиенең заказ бирүче хезмәте җитәкчесе Артем Павлюк Илсур Метшинга проект нигезендә Ленин дамбасы һәм «Казан» гаилә үзәге арасындагы 3 га мәйданлы территориядә ял итү зонасы булдыру планлаштырылганлыгын җиткерде. 2 га мәйданда автомат су сибү системасы булган газон җәеләчәк. Юл ягыннан зур булып үсә торган 3 рәт агачтан торган «яшел щит» булдырылачак, ул исә ял итүчеләрне магистраль ягыннан килгән тузаннан һәм машина тавышыннан саклаячак. Дамбадан анда исә пандуслы баскычтан төшеп булачак. Яр буе линиясеннән җәяүлеләр юлы салыначак, аның буенда эскәмияләр һәм чүп чиләкләре урнаштырылачак. Илсур Метшин җәяүлеләр зонасын яктырту мәсьәләсенә дә игътибар итте.
«ЮИТ-Казан» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Сорокин төзекләндерү эшенең беренче этабы Шәһәр һәм республика көненә - 30 августка тәмамланачагын белдерде, «Яшел рекорд» кысаларында үз эченә агач утыртуны керткән икенче этап көзгә тәмамланачак.
Төзекләндерү проекты, бюджет акчасыннан тыш, концерн инвестицияләре хисабына да гамәлгә ашырылачак. «Иң элек без монда мөмкин булган яшелләндерүне күздә тоттык, чөнки бу шәһәр үзәге һәм асфальт биредә болай да җитәрлек. Кешеләр монда килеп ял итсәләр, кызынып, туп һәм бадминтон уйнасалар иде, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. - Компаниягезгә рәхмәт белдерәсе килә. Предприятиеләрнең күбесе, «Чәчәк ата торган Казан» проекты кысаларында, шәһәребезне һәм предприятиеләрне бизәүгә бик теләп кушылды. Сез дә шәһәрне яшелләндерү эшенә лаеклы өлеш кертәсез. «Казан» гаилә үзәге янында ял зонасы булдыру бизнесның шәһәр тормышына катнашуының яхшы мисалы булып тора».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading