16+

Газетага языласың инде!

- Кызык түгел, дустым, синең белән, Акча җитми дип зарланмыйсың. - Газетага языласың инде! «Икътисад»ны әйбәт беләм бит мин Остазым шәп, ник зарланыйм соң? - Кул-аяклар сызлап тора әле, Киңәш итсәң иде бер чара. - Газетага языласың инде! «Сәламәтлек» килер, борчылма син, «Киңәш-табыш» бирер бер дәва. - Яңалыгың авыз ачып...

- Кызык түгел, дустым, синең белән,
Акча җитми дип зарланмыйсың.
- Газетага языласың инде!
«Икътисад»ны әйбәт беләм бит мин
Остазым шәп, ник зарланыйм соң?

- Кул-аяклар сызлап тора әле,
Киңәш итсәң иде бер чара.
- Газетага языласың инде!
«Сәламәтлек» килер, борчылма син,
«Киңәш-табыш» бирер бер дәва.

- Яңалыгың авыз ачып тыңлыйм,
Гыйбрәтле хәлләрне күп беләсең.
- Газетага языласың инде!
Язмышлар күп, төрлеләр бит алар -
Елый-елый укыйм, белсәң син.

- Сер булмаса, кайдан укыйсың, әйт,
Артта калып булмас дөньядан.
- Газетага языласың инде!
Юк, сер түгел, «Шәһри Казан» укыйм,
Син дә языл, укы, файдалан!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading