16+

Генераль план проекты: кемгә – сөенеч, кемгә – көенеч

Казан шәһәре читендә, башкала территориясенә кергән бистә-авылларда 30-40 еллар элек рөхсәтсез яки үз белдегендә алып барылган торак йорт яки каралты-кура төзелеш­ләре бүген хакимиятнең дә, милек хуҗаларының да «баш авыртуына» әверелде.

Генераль план проекты: кемгә – сөенеч, кемгә – көенеч

Казан шәһәре читендә, башкала территориясенә кергән бистә-авылларда 30-40 еллар элек рөхсәтсез яки үз белдегендә алып барылган торак йорт яки каралты-кура төзелеш­ләре бүген хакимиятнең дә, милек хуҗаларының да «баш авыртуына» әверелде.

Мәскәүнең Генераль планы институты Казан өчен 2035 елга кадәрге чорга исәпләнелгән яңа Генераль план проекты әзерләде. Проектта ниятләнелгән юллар төзелеш­ләре, мэр Илсур Метшин әйткәнчә, шул «нахалстрой» корылмаларына барып төртелә.

– Казанның һәр районында 29 апрельдән бирле Генераль план проекты буенча җәмәгатьчелек тыңлау­лары барды. Җыелышларда 4200 кеше катнашты, проектка карата 3550 тәкьдим керде. Тәкъдимнәр кабул итү 26 июльдә тәмамлана, – дип хәбәр итте «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева.

Мэр Илсур Метшин җәмәгатьчелек тыңлауларының әһәмиятле чара булуын искәртте.

– Казанлылардан 3 меңнән артык тәкъдим керде. Файдалы һәр тәкъдимне кулланышка алырга ки­рәк. Яңа Генераль план уннарча еллар дәвамында алып барылган «нахалстройга», ниһаять, чик куяр, – диде мэр Илсур Метшин.

Генераль план проекты, фикер һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып тулыландырылгач, 26 июльдән соң Территориаль планлаштыру федераль дәүләт системасына (Федеральная государственная система территориального планирования) куела, шуннан электрон вариантын укыр­га мөмкин.

Казанның яңа Генераль планын шәһәр Думасы сессиясендә быелның ахырында кабул итү күздә тотыла.


Планда нәрсә каралган?

Төзелеш
Казан ян-якка зураймый, төзелешләр башлыча эчке территориядә алып барылачак. Шәһәр районнарында мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният биналары һәм сәүдә үзәкләре төзелеше өчен кишәрлекләр билгеләнгән.

Транспорт
«Зур боҗра» юлны тоташтыру, «Салават күпере» торак комплексына тизйөрешле трамвай юлы төзү каралган.

Юллар
Яңа Сосновка авылы яныннан Казанны М-7 автотрассасы белән тоташтыручы юл төзү каралган. Татьяна Прокофьева ышандырганча, юл төзегән очракта, Яңа Сосновкадагы йортлар урыннарыннан күчерелмәячәк. Карьер, Зур Клыки, Салмачы, Нагорный бистәләре янында да юллар төзелешендә йортлар күчерелми.

Экология
Казанның яшел зонасы тагын да киңәйтелә. Отары бистәсе янындагы ләм кыры чистартыла, биредә колачлы төзелешләр әлегә планлаштырылмый.

– Яңа Савин районындагы Гаврилов урамында Казансу елгасы ярларында зур бина-корылмалар төзелми. Моңа казанлылар да һәм эколог­лар да каршы чыкты. Анда кечкенә төзелешләр генә үткәреләчәк, яшеллек төп мәйданны биләп торачак, – диде Татьяна Прокофьева.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading