16+

Генплан Казан караңгы көнгә калмаслык итеп тормышка ашырыла

Татарстан башкаласы зурайганнан-зурая, тулы микрорайоннар барлыкка килә. «Салават күпере» торак комплексы – үзе бер шәһәрчек. Яңа төзелешләр энергия чыганаклары белән тәэмин итүне сорый.

Генплан Казан караңгы көнгә калмаслык итеп тормышка ашырыла

Татарстан башкаласы зурайганнан-зурая, тулы микрорайоннар барлыкка килә. «Салават күпере» торак комплексы – үзе бер шәһәрчек. Яңа төзелешләр энергия чыганаклары белән тәэмин итүне сорый.

Генераль план проектын әзерләгәндә, шушы мәсьәләләр исәпкә алынганмы? Болар турында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин белән әңгәмә кордык.

– Әлбәттә, исәпкә алына. Дистә елларны күзаллаган төзелешләр, яңа кишәрлекләрдәге эшләр коммуналь челтәрләргә һәм энергия чыганакларына яраклаштырыла, – дип башлады җавапларын Искәндәр Гыйниятуллин. – Энергетика һәм коммуналь тармак предприятиеләре дә тармак үсешен Генераль планга нигезләнеп алып бара. Инженерлык челтәрләре икътисади файданы хисаплап-фаразлап һәм халыкка финанс авырлыгы китереп чыгармаска тырышып сузыла.

Казанда 2040 елга кадәр ике ТЭЦ төзү планлаштырыла, алар – Идел буе һәм Совет районнарына урнаша. Тагын 14 котельный сафка бастырыла: Киров һәм Идел буе районнарының һәркайсында – 5, Совет районында – 3 һәм Авиатөзелеш районында 1 котельный була. ТЭЦ­лар һәм котельныйлар энергия чыганакларыннан ерак торган микрорайоннарда төзелә. Идел буе районында төзеләчәк ТЭЦ энергия чыганаклары белән Казанның көньяк-көнчыгыш өлешен тәэмин итәчәк. Әлеге ТЭЦларның куәте 220-240 Гкал югарылыкта була.

Моннан тыш, Генераль план буенча 87 чакрым җылылык үткәргеч төзү һәм 40 чакрым үткәргечләрне үзгәртеп ремонтлау күздә тотыла.

– Газ үткәргечләргә кагылышлы нинди эшләр көтелә?
– Энергия чыганакларыннан ерактагы шәхси йортларда газ ягулыгыннан эшли торган казаннар кулланырга тәкъдим ителә. Шәһәргә газ килүне арттыру максатыннан, «Миннибай-Казан» магистраль газ үткәргеченә реконструкция ясалачак. Яңа барлыкка киләчәк торак микрорайоннарга югары һәм түбән басымлы 203 чакрым газ үткәргечләр сузыла.

– Электр үткәргечләр мәсь­әләсендә нинди яңалыклар көтелә?
– Башкаланың электр чыганагы белән тотрыклы тәэмин ителеше өчен 220 кВ куәтендәге «Магистраль» подстанциясе һәм 110 кВ куәтендәге җиде подстанция камилләштерелә, тагын яңа ярдәмче станцияләр дә сафка бастырыла. Баганалар буенча сузылган гомум исәптә 318 чакрым электр линияләре кабель линияләр сыйфатында җир астына күчерелә. Бушап калган кишәрлекләрдә яңа тораклар һәм юллар төзелә.

Генераль план проектында беренчел әһәмияттәге бурычлар исемлегендә бу эшләр. Димәк, Казан караңгы көнгә калмас дигән ышаныч бар.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading