16+

Грипп эпидемиясенең кайчанга кадәр сузылачагы билгеле булды

Быел грипп эпидемиясе апрель уртасында төгәлләнәчәк.

Грипп эпидемиясенең кайчанга кадәр сузылачагы билгеле булды

Быел грипп эпидемиясе апрель уртасында төгәлләнәчәк.

Быел грипп эпидемиясе апрель уртасында төгәлләнәчәк, дип белдерде Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Беренче каналга биргән интервьюсында. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

«Тагын ике атнадан соң грипп акрынлап чигенә башлаячак. Эпидемия апрель урталарында төгәлләнәчәк. Ул, гадәттә, 12-14 атна дәвам итә», - диде ул.

Аның сүзләренчә, вакцинация ясау нәтиҗәсендә грипп белән авыру һәм үлем-китем очраклары сизелерлек кимеде. «2006 елдан башлап, 12 ел эчендә, илдә грипп йоктыручылар — 13, үлем-китем очраклары 20 тапкырга кимеде. Боларның барысына да вакцинация ясатучыларның 2,5 мәртәбә артуы нәтиҗәсендә ирешелде», - дип искәртте министр.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары, 2019 елда грипп эпидемиясе уртача интенсивлык чигеннән узмаячак, чөнки илдә җитештерелгән вакциналарда барлык актуаль штаммнар да бар.

Анна Арахамия фотосы

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading