16+

ГТО бирүчеләргә ВУЗларга кергәндә ташлама ясала

2016 елның беренче гыйнварыннан 6-17 яшьлек балалар рәсми рәвештә ГТО нормалары тапшыра башлый. Тагын ике елдан бу хокукка урта яшьтәгеләр дә ия булачак.

Иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләргә элекеге кебек ГТО значогы тапшырачаклар. Ләкин аермалар да бар. Мәсәлән, ГТО тапшырасы кеше башта проект сайтына кереп "Шәхси кабинет"ын булдырырга тиеш. Анда кешенең бөтен спорт буенча уңышлары теркәлеп бара. ГТО нормаларын яхшы тапшырган укучыларга югары уку йортлары да ташлама ясый. Укырга алганда физик яктан әзерлекле абитуриентларга өстенлек бирәчәкләр.

Бүген Татарстанда ГТО нормаларын тапшыру буенча 52 үзәк бар. Республикада тагын шундый 396 үзәк булдырырга планлаштыралар.
Фото: http://www.gto-normy.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading