Шәһри Казан

ХАҖ СӘФӘРЕ

Дөресен генә әйткәндә, кайчан да булса мондый җаваплы һәм саваплы сәфәргә чыга алырмын дигән уй башыма да килгәне юк иде. Сәламәтлек, акча, тәвәккәллек җитмәс кебек иде... Шулай да узган ел мондый бәхет миңа да насыйп булды. Бик тә уйландыра, гыйбрәтләр бирә, сабырыңны, сәламәтлегеңне сыный торган, гомерең буе онытылмаслык сәфәр икән...

Инде менә яңа хаҗ вакыты җитеп килә. Узган елгы истәлекләрем белән уртаклашсам, бәлки, бу гамәлем быел хаҗга баручыларны кызыксындырыр һәм аларга беркадәр ярдәм булыр, дип уйлыйм.
Безнең төркем «Нәҗем-тур» белән, Фәния һәм Альберт Сабировлар җитәкчелегендә сәяхәт кылып кайтты. Юлыбыз Иордания аша уза иде, аның башкаласы Амман шәһәренә самолет белән очкач, калган юлны автобусларда өч көн буе бардык. Картадан карап, барыр юлыбызны алдан ук чамалап куярга тырышкан идем тырышуын. Тирә-якта чүл дә чүл, сирәк кенә авыллар, кечкенә шәһәрчекләр очрый. Шактый ерак аралардан мәктәптән кайтучы төркем-төркем балалар да күренгәләде. Безнең карашка, бу җирләрдә ни терлек асрап булмыйдыр кебек, иген кырлары юк та юк инде. Ә юллар әйбәт.
Безне Мәдинәгә кадәр Исмәгыйль исемле Иордания кешесе алып килгән иде, ул кире кайтып китте. Без башка автобуска күчеп утырдык. «Зүлхуләйфә» мәчетендә гомрә хаҗына ният кылып һәм ихрам киемнәрен киеп, Мәккәгә юнәлдек...
Мәккәгә төн уртасында килеп кердек. Иртәгәсен, гомрә хаҗы кылу өчен, кунакханәдән «Әл-Хәрам» мәчетенә юл тоттык. Кояш чамасыз кыздыра, телләр аңкауга ябышты, ә мәчеткә шактый ерак икән. Их, су алырга башка да килмәгән.
Мәчет эче җиләс, вентиляторлар эшләп тора, икенче катка күтәрелеп, мәчет намазларын укыгач, Альберт кеше биеклегендәге таш барьер янына алып килде дә: «Кәгъбәтулланы күрегез!» - диде. Аска карауга башым әйләнеп китте, «Әл-Хәрам» мәчете уртасындагы мәйданда Кәгъбәтулла тирәли тоташ халык агымы бер юнәлештә туктаусыз әйләнә иде. Берничә минуттан без дә шул төркемгә төшеп кушыласы, догаларыбызны укый-укый беренче җиде тәвафыбызны кыласы идек. Нинди генә халыклар юк биредә: ак тәнлеләр дә, мәһабәт гәүдәле каралар да, кечкенә буйлы Индонезия һәм Малайзия кешеләре дә, җилкәләренә бәләкәй балаларын утыртканнары да, карт ата-аналарын арба белән этеп баручылар да... Әмма барысын да бер дин, бер омтылыш, бер теләк берләштерә, барысы да Аллаһыга сыенып, гарәп телендә догаларын укый. Хаҗилар, гадәттә, Кәгъбә мәчетенең Йәмән почмагында урнашкан кара ташка кагылырга да омтыла. Халык диңгезен ерып, без анда ук үтеп керә алмадык.
Тәвафтан соң Мәкам Ибраһим (Ибраһим (г.с.) пәйгамбәрнең Кәгъбәне төзегәндә ташта калган аяк эзләре) артында намаз уку тиешле, әмма утырыр урын таба алмыйча, шул ук юнәлештә без аны мәчет эченә кереп укыдык. Аннары, улы Исмәгыйльне тудыргач, Хаҗәр анабызның Сафа белән Мәрва таулары арасында су эзләп йөгереп йөрүен күзаллап, шул юлдан без дә җиде тапкыр сәгъи кылдык.
Сафа белән Мәрва тавы да, Зәм-зәм коесы да безнең заманда «Әл-Хәрам» мәчете территориясенә кереп калган, шуңа күрә, ике тау арасында йөргәндә, без инде Хаҗәр анабыз кебек кояшта пешмәдек, һаваны вентиляторлар җилләтеп торды. Зәм-зәм суын да мәчетнең төрле урыннарына урнаштырылган краннардан агызып алып була. Догалар укып, теләкләр теләп, зәм-зәм суларын да эчкәч, отельгә кайтып, чәчләребезне кыскарттык (ир-атлар кырдырып алдыра). Шуның белән гомрә хаҗыбыз тәмам булды.

Мәккәгә ияләшәбез
Хәзер инде, олы хаҗ көннәрен көтеп, Мәккәдә гыйбадәттә яшибез, Әл-Хәрамга тәвафка яисә янәшәдәге мәчеткә намазга йөрибез. Фәнияләрнең Мәккәдәге күптәнге танышлары Зөләйха исемле татар хатыны безгә килеп, вәгазьләр укый. Хатын-кызга мәчеткә йөрү фарыз түгел, намазларыгызны бүлмәдә укыгыз, әлегә гомрә хаҗын кылмаган кешеләр бардыр, аларга комачаулап, «Әл-Хәрам»да йөрмәгез, көчегезне олы хаҗга саклагыз, ди.
Бүлмәләрдә безне дүртәр-бишәрләп урнаштырдылар, без - Миңҗамал апа, Маһия апа, Динә һәм мин - бергә яшәгән айдан артык вакыт эчендә, хаҗ гамәленең авырын-җиңелен бергә кичереп, Казанга чып-чын туганнарга әверелеп кайттык. Иртә белән тирә-яктагы бар мәчетләрдән ишетелгән төрле тембрдагы азан тавышларына уянабыз. Бу тавышларның тылсымын сүз белән генә сөйләп аңлатып булмый, аны үзең ишетергә-тоярга кирәк, ул сихри аһәңнәр берзаман барысы бергә кушыла да, илаһи бер көч - аллы-гөлле нурлар рәвешендә күккә күтәрелеп китә сыман. Ул тавышларга әле әллә каян, таулар арасыннан әтәч кычкырулары да кушыла. Әйе, Мәккә тоташ таулар арасында урнашкан шул. Каршыңда гына тау, бер уйласаң, шәһәр шуның белән чикләнәдер кебек, ә ул тау артында шәһәр тагын дәвам итә икән, тагын - тау, тагын - шәһәр... Шуңа да карамастан, «Әл-Хәрам» мәчетен шәһәрнең теләсә кайсы почмагыннан күрергә була. Дөресрәге, мәчетнең үзен түгел, аның янында төзелгән күктерәр йорт өстендәге биниһая зур сәгатьне! Сәгать өстенә ярымай куелган. Аның «аягы» төнге азаннар вакытында чыршы утлары кебек җем-җем килеп балкый.
Шәһәр гел намазлар арасында яши: азан тавышы ишетелүгә, кибетләр ябыла, урамнардагы сату-алу нокталары төрле тукыма кисәкләре белән генә каплап куела, хәрәкәт туктала: «Намаздан соң, намаздан соң!» («Бәгъде саләһ, бәгъде саләһ!») Барысы да якындагы мәчеткә юнәлә яисә урамда ук, намазлыгын җәеп, намазга баса. Мәчеткә сыймаган кешеләр өчен хәтта урамда да зур-зур келәмнәр җәеп куелган. Ә караучысыз калган товарларга ник берәрсе тиеп карасын!
Сатучылар керүче кешеләрне колач җәеп каршы ала. Хаҗ көннәрендә дөньяның төрле кыйтгаларыннан җыелган кешеләргә товарларын сатып, акча эшләп калырга да тырышалар, билгеле. Товарлар күбесенчә Һиндстан, Кытай, Пакыстаннан китерелгән. Мәккә үзе җитештерү сәнәгате белән аерылып тормый, борын-борыннан сәүдә юллары кисешкән урын буларак билгеле бит инде ул. Сатучылар безне, Татарстан кешеләрен, башта Төркия яки Дагыстан кешеләредер дип фаразлады. Аннары үзләренә Татарстанның Россия уртасындагы төрки республика икәнлеген аңлатырга туры килде. Соңыннан безне: «Мәрхабә, Татарстан! Әһлән вә сәһлән! (Рәхим итегез)», - дип каршылый башладылар.
Сатучылар да, икмәк пешерүчеләр дә, җыештыручылар да... гомумән, һәммәсе дә ир-атлар. Озын кара киемле хатын-кызларның, балаларын ияртеп, кояш кызуы сүрелгәч кенә кибетләргә чыкканы күренә. Бик матурлап бизәп тегелгән кара күлмәкләр дә күп, берәрсен сатып алырга да теләгем бар иде, манекеннарга кидергәч, арттан җыеп эләктереп куялар икән, ә болай - капчык кебек киң. Кызыксынуымны күргәч, алырга кыстыйлар. Киң бит, миңа таррагы кирәк иде, дим. Таррагы Әмрикәдә, хәрам, хәрам, диләр. (Үзебездә бер ел чамасы гарәп телен өйрәнү тәҗрибәм дә булгач, бераз гына аралашырга маташам.)
Шулай да инглиз теленә игътибар зурлыгы сизелеп тора. Күрсәтмә такталарга, кибет «маңгайларына» гарәпчә дә, инглизчә дә язылган. Мәктәптән кайтып килүче 11-12 яшьлек кыз балалар безгә (күрәсең, инглизчәләрен чарларга теләгәннәрдер): «Хай!» - дип сәлам бирде. Өсләрендә озын итәкле, озын җиңле куе яшел төстәге күлмәкләр, үзләре яланбаш, чәчләрен матур итеп тасмалап үргәннәр. Портфель-рюкзаклары да нәкъ безнең балаларныкы төсле. Икенче урамда очраган яшүсмер малайлар исә китапларын намазлыкка төреп тоткан иде. Ир балаларның, әтиләренә ияреп, җомга намазына мәчеткә килгәннәрен дә күрдек. Малайлар кайда да малайлар инде - азан әйткәнче, үзара шаярышып, төрткәләшеп тә алалар шунда.
Игътибарга лаеклы тагын бер нәрсә: Мәккә кешеләре кулларыннан килгәнчә хаҗиларга ярдәм итә. Иң кирәк чакта алар тараткан пешкән ризык, су, кефир, хөрмә, сок ише нәрсәләр хәл кертеп җибәрә. Алар аны бушлай бирә һәм, кулларын күтәреп: «Дога, дога», - дип ишарәли. Бүлмәгә кайткач: «Йа Раббым, безне ризыкландырган бу бәндәң аны нинди ният белән биргән булса, ниятләрен кабул кыл», - дип, дога кылабыз.

Олы хаҗ
Көчләрегезне олы хаҗга саклагыз, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Борчылып та, дулкынланып та көттек без ул көннәрне. Монысы инде гомрә хаҗы кебек ярты көндә шәһәр эчендә генә тәмамланмый. Яшәгән урыныбыздан ук ихрам киемнәрен киеп, олы хаҗ кылырга ният кылып, ерак юлга кузгалабыз. Дөресен әйткәндә, автобуслар килгәнен өйләгә кадәр көтәргә туры килә. Мәккәгә берьюлы килеп тулган 6-7 миллион мөселманны тиешенчә каршы алып, озатып йөрүне оештыру да җиңелләрдән түгелдер. Мәккәдән ары урнашкан иксез-чиксез палаткалар шәһәре бу - Мина дигән урын. Палаткалар иркен, һәркайсының эченә йөзәрләгән кеше сыярлык. Идәненә (җиргә) паласлар җәелгән, төркем җитәкчеләребез безне алдан ук йокы капчыклары белән дә тәэмин иткән иде. Электр үткәрелгән, тик розеткалары гына буй җитмәслек биек. Нык апаларыбыз, бер-берсе өстенә үрмәләп, аларга удлинительләрне тоташтырды. Димәк, чәй куярга, пакетлы ашлар, боткалар белән тамак ялгарга була! Бакларга бозлы сулар салып торалар. Хәтта кондиционерларга кадәр эшли. Без монда өч көн яшәргә тиеш. Ә бит шушы юл буйлап улы Исмәгыйльне чалырга алып барган Ибраһим (г.с.) өчен мондый мөмкинлекләр тудырылмаган! Ничәмә-ничә еллар буе шушы юллардан күпме хаҗилар үткән, алар кайсы заманда гына чагыштырмача уңайлыкларга ия була башлады икән? Иң мөһиме - намазларыбызны, догаларыбызны укып, Аллаһы Тәгаләгә ихлас гыйбадәт кылу, гөнаһларыбызны кичерүен үтенү. Ә бит «гөнаһ» диюгә, кайберәүләр тәкәбберләнеп: «Минем бер гөнаһым да юк!» - дип әйтеп салырга да тайчанмый. Ә кемнең бер гөнаһы да юк? Нурдан яратылган фәрештәләрнең, шуңа да алар безнең кебек җирдә түгел, күктә яши. Минем бер гөнаһым юк, дигән чакта да без никадәр гөнаһланабыз.
Палаткада бер кич кунганнан соң, Гарәфә тавына алып киттеләр. Олы хаҗның иң мөһим гыйбадәтләре шушында кылына. Аллаһыдан үзегезне иң алама өч чирдән - тәкәбберлек, хөсетлек, көнчелектән арындыруын сорагыз, диделәр безгә җитәкчеләребез. Гарәфәдә өйлә намазыннан башлап ахшам намазына кадәр кылган барлык догалар кабул була. «Гаделсезлек кылучылардан кала башкаларның догаларын кабул иттем», - ди Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә. Мин дә монда үземә, балаларыма, туганнарыма, дусларыма хәерле-бәрәкәтле гомерләр, иман байлыгы, камил акыл-зиһен, дөнья-ахирәт бәхетләре сорадым.
Ахшам вакытында Мөздәлифәгә китәргә тиеш булсак та, безгә автобусларга утыру төн уртасында гына насыйп булды. Мөздәлифә - ачык кыр, таңга кадәр төнне шунда уздырасы. Җир өстендә алма төшәрдәй урын юк, кешеләр өстенә басмаска тырышып, без дә әллә кая еракка узып, үрлерәк урынга барып урнашабыз.
Ниндидер үсемлекләрнең шайтан таягын хәтерләтүче чәнечкеләре йокы капчыкларын тишкәләп, кулларга-аякларга кадала. «Мөздәлифәдә кунганда тау астына ятудан сакланырга кирәк, - ди Миңҗамал апа, - берәүнең өстенә таш тәгәрәп төшкәнен ишеткәнем бар.»
Иртәнге намазны укып, таң аткач, җәяүләп кенә Минага кайттык. Палаткада бераз хәл алдык та, Җәмратка юнәлдек. Монысы - символик төстә шайтанга таш ату урыны. Мәгълүм булганча, монда Исмәгыйль (г.с.) каршына шайтан чыгып: «Әтиең сине чалырга алып бара», - дип, аның күңеленә вәсвәсә сала. Ләкин Аллаһының кушканын сабырлык белән кабул итүче Исмәгыйль (г.с.) аны таш атып куып җибәрә.
Таш атарга бару - үзе бер сынау. Кан басымы югары булган, йөрәге авырткан кешеләрне анда алып та бармадылар. Алар үз ташларын башкаларга биреп җибәрде. Бу рөхсәт ителә. (Борчактан чак кына зуррак ташлар Мөздәлифәдә җыела.) Яулыкларыбызны чылатып бәйләп, сумкаларыбызга икешәр шешә су салып юлга кузгалабыз. Тоннельләр аша чыгып, шактый барасы. Эсседә суларыбыз да бик тиз җылына. Халык колонналар булып агыла да агыла. Шунда ук аяк асларында хәер сорашучы гарип-гораба, бала-чага да утыра. Ничек курыкмыйлар. Ә Җәмратның үзендә шулай ук уңайлыклар тудырылган дияргә була. Элек анда җир өстендә аерым-аерым баганалар гына торган, хаҗилар аларга таш атканда бер-берсен кысып, үлем очраклары да булгалаган. Хәзер ул берничә катлы, баганалар урынында - тоташ стеналар төзелгән, эскалаторлар, кондиционерлар эшли.
Шул рәвешчә, өч көн рәттән Җәмратка бардык. Ә инде өченче көндә җәяүләп шәһәр аша «Әл-Хәрам» мәчетенә кайтасы. Өч чакрымлап булыр дигән иде Альберт. Ай-һай! Ике сәгать ярым дигәндә чак-чак барып җиттек. Тоннеле дә шактый озын булып чыкты. Машинасы-автобусы, мотоцикллары, шунда ук җәяүле кешеләр дә, барысы бергә тыгылып, акрын гына хәрәкәт итә. Аны чыккач, мәчет кул сузымында гына. Вентиляторлар астына керү бәхетенә ирешкәч, юлда кешеләр биргән ләвәшләр-соклар, зәм-зәм сулары белән тамак ялгадык та Кәгъбәтулла янына төштек. Ә монда - мәхшәр: бар халык ахшамга кадәр өлгерергә тырыша. Ташкында өзелеп калмас өчен, бер-беребез белән ныклап тотыныштык та халык диңгезенә чумдык. Шундый хикмәт: Мәкам Ибраһимны үтүгә, болай да тыгыз халык төркеме тагын да тыгызлана төшеп, бер аркылы агым барлыкка килә дә, кабыргаларны сындырырдай итеп кыса. Җиде әйләнәдә дә шулай кысылдык, җиденчесендә икендегә азан әйтелеп, мәчет стенасына килеп сыландык. Бик авырлык белән укыдык ул намазны. Инде монысын да үткәч, Сафа - Мәрва арасындагы сәгъи күпкә җиңелрәк тоелды. Аннан соң зәм-зәм суы краннарына таба юнәлдек. Анда - халы-ык! Киң җилкәле озын-озын ирләр (безнең Актаныш якларында «дастыйн» диләр) краннарны каплап басканнар да, торалар да торалар. Кеше башлары аша сузылып, бер шешә су алдырган идем, мин үрелгән арада, артымда торган бер кеше шешәмне тартып алды да, суын тиз генә йотып бетереп, шешәмне янә үземә кайтарды. Гаҗәпләнергә дә өлгерми калдым. Кабат сузган шешәмне яртылаш кына тутырып бирделәр.
Динә белән бер читтә нәүмизләнеп басып торганда, ялт итеп Маһия апа пәйда булды: бер кулында су тулы ике шешә, икенчесендә - безнең өчен стакан белән су, фуражкасын тешләп капкан, башындагы яулыгы кыйгайган. Пиратлардан һич ким түгел! Көлә-көлә сыгылып төштек. «Мин бит кечкенә, култык асларыннан кердем дә киттем», - дигән була үзе.

И-и, Мәккә, и-и, Мәдинә...
Олы хаҗдан соң тагын ике атналап Мәккәдә яшәдек. Төн уртасында торып (кыздыра башлаганчы һәм халык күбәйгәнче), Әл-Хәрамга тәвафка һәм намазларга йөрдек. Шәһәр буйлап экскурсия кылдык, музейга бардык. Кызыл диңгез ярына урнашкан Җиддә шәһәренә су коенырга да алып бардылар. Ул - Мәккәдән 70 чакрымда гына. Һава анабызның кабере шунда, диләр. (Ә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең беренче хатыны Хәдичә (р.г.) күмелгән зират яныннан без Мәккәдә көн саен диярлек үтеп йөрдек.)
Бездә мәчет манараларындагы ярымайлар көньякка (Кәгъбәгә) таба карап тора. Ә монда ул дулкында чайкалган көймә формасында. Мәчет манарасында гына түгел, күктәге ай да шундый ук рәвештә. Без аны, тулып түгәрәкләнгәнче, отелебезнең сигезенче каттагы түбәсенә менеп күзәттек. Сүз уңаеннан, монда түбәләр яссы, анда бауларга элеп кер киптерергә дә уңай. Гарәпләр үзләре, шундый түбәләрдә иң кирәкле җиһазларын урнаштырып, яшәп тә ята икән әле.
Күпме көннәребезне үткәргән, инде тәмам яратып, үз булып беткән Мәккәбездән киткәндә, күзләргә яшьләр тыгылды.
Мәдинә шәһәре Мәккәдән төньякка табарак 450 чакрымда. Шул арада табигать шартлары да шактый үзгәрә икән. Биредә инде бездәге август сыман җиләсрәк (ә бит ноябрь ахыры!), хәтта бер төндә бераз яңгыр да явып үткән иде.
Отелебез Пәйгамбәр мәчетенә кул сузымы арасында гына. Биш вакыт намазга да шунда йөрибез. Эчкә кермәсәң, ишегалдында да укырга була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) кабере дә мәчет территориясендә. Янәшәсендә иң якын сәхабәләре Әбү Бәкер (р.г.) белән Гомәр (р.г.) дә күмелгән. Ул урын Җәннәт бакчасы дип атала. Анда ир-атларга гына керү рөхсәт ителә, ә без, хатын-кызлар, аны мәчет эчендәге дивар аша гына зиярәт кылдык.
Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең Мәдинәгә күчеп килгәннән соң салган беренче мәчете Куба дип атала, анда намаз уку гомрә хаҗына тиң санала. Әлхәмдүлилләһ, безгә анысы да насыйп булды. «Әл кыйбла», «Җомга» мәчетләрен дә күрдек. Мәдинә тирәли урнашкан Ухуд тавына бардык, Чаллының «Тәүбә» мәчетеннән килгән Рафаэль исемле абый безгә Ухуд сугышы турында гаять тә бай эчтәлекле экскурсия үткәрде.
Мәдинә шәһәрендә дә сәүдә гөрләп бара. Биек-биек отельләрнең беренче каты тулысынча кибетләрдән гыйбарәт. Нәрсәгә дә булса кызыгып, яңадан алырмын әле, дип китсәң, ул кибетне кабат эзләп табуың икеле. Сәүдәгәрләр арасында үзбәкләр бик күп.
* * *
Хаҗ сәфәребез кырык көн диярлек дәвам итте. Шуңа күрә анда күргәннәребезне, кылганнарыбызны бер язмада гына сөйләп бетерү мөмкин дә түгел. Әйтәсе килгәнем шул: хаҗ кылырга теләүчеләр аны озакка сузмаса хәерлерәк икән. Ни дисәң дә, бу җиңел гамәлләрдән түгел, яшьрәк, сәламәтрәк чакта тәвәккәлләргә кирәк. Дөрес, безнең шартларда (бик ерак та яшибез бит әле) аның өчен акча туплау да авыр инде, әмма - максат итеп куйсаң... Башка илләрдән, әйтик, Малайзия, Индонезиядән килүчеләр - гел яшьләр!
PS. Гарәбстанда күпме яшәсәк тә, безгә нинди дә булса «радикаль» карашлы вәгазь укучылар да, баш миләребезне тегеләйгә-болайга авыштырырга теләүчеләр дә очрамады!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 апрель 2018 - 08:56
    Янгын чыга калса, ничек исән калырга?
    Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.
    64
    0
    0
Ночной режим