16+

Халык үз сүзен әйтте: Татарстанның Президенты – Рөстәм Миңнеханов

Татарстанда Президент сайлаулары үткәрелмәгәнгә 15 ел вакыт узган. Быелның 13 сентябрендә без шушы олы бурыч алдында калган идек. Татарстанның бүгенге лидеры Рөстәм Миңнеханов - республика өчен зур хезмәт куйган, Россиядә генә түгел, ә халыкара аренада танылган шәхес. Сайлауларда аның җиңеп чыгачагы бәхәссез кебек, ләкин шикләндерә дә. Кемнең кемгә тавыш бирәчәген...

Халык үз сүзен әйтте: Татарстанның Президенты – Рөстәм Миңнеханов

Татарстанда Президент сайлаулары үткәрелмәгәнгә 15 ел вакыт узган. Быелның 13 сентябрендә без шушы олы бурыч алдында калган идек. Татарстанның бүгенге лидеры Рөстәм Миңнеханов - республика өчен зур хезмәт куйган, Россиядә генә түгел, ә халыкара аренада танылган шәхес. Сайлауларда аның җиңеп чыгачагы бәхәссез кебек, ләкин шикләндерә дә. Кемнең кемгә тавыш бирәчәген...

- Озын марафон ахырына якынлашты. Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә ышанычлы җиңү яулады, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин кичә узган матбугат конференциясендә.

Бердәм сайлау көнендә 2802 участокка 2 млн 444 мең 194 кеше килгән. 2 млн 306 мең 844 татарстанлы үз тавышларын Рөстәм Миңнеханов өчен биргән. Бу - 94,47 процент сайлаучының ышанычы дигән сүз. Хафиз Миргалимов (КПРФ) 62 меңнән бераз гына артык тавыш җыйган (2,56%), Раушания Билгилдеева («Гадел Россия») - 40954 не (1,67%), Руслан Йосыповны (ЛДПР) исә 19 мең 788 кеше сайлаган (0,81%).

Татарстан лидеры адресына котлау телеграммалары да килә башлады инде. Казахстан Республикасы премьер-министры Кәрим Масимов, Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, «Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды» корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин котлаганнар.

Ә беренчеләрдән булып аны Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәбрик итте. Ул бу җиңүне «искиткеч» дип атады.

- Мондый ышаныч дәрәҗәсе сезгә сайлаучылар каршында да, Татарстанның барлык халкы арасында да зур җаваплылык өсти, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин әйткәнчә, җиңүнең нигезе - халыкчан сәясәт үткәрүдә.

- Рөстәм Миңнеханов - әзерлекле кеше. Унике ел респуб­ликаның премьер-министры, финанс министры булды, федераль структуралар белән эшлекле элемтәдә тора. Рөстәм Миңнеханов артыннан, кайчак, журналистлар да өлгерми, чөнки ул әле монда, әле тегендә. Аның башлангычында Татарстанда 30 социаль программа гамәлгә ашырыла. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев: «Рөстәм Миңнеханов - Татарстанның лаеклы улы» дип белдерде, - диде парламент рәисе.

Татарстан лидеры кичә хөкүмәт йортында Татарстан Президенты постына сайлау кампаниясендә катнашкан Хафиз Миргалимов, Раушания Билгилдеева һәм Руслан Юсупов белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов сайлау кампаниясенең үзара игътибарлы, әдәпле мөнәсәбәттә алып барылганлыгына рәхмәт белдерде. Сайлау кысаларында республиканы үстерү һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсенең үзәккә куелуның әһәмиятен ассызыклады. Сайлаучылар тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрнең һәм наказларның Татарстанны үстерү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашырганда исәпкә алыначагына ышандырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading