Улым белән хастаханәгә эләктек. «Авырулар йоктыра торган иң куркыныч ае көзнең. Берүк саклана күрегез», - дип кисәткән иде участок табибы. Беркая чыкмыйча, салкын тиюдән кисәтә торган дарулар эчеп торсак та, сакланып бетә алмадык. Баланың сулыш юлларына салкын тигән булып чыкты.
Көн дә «мыллиун» халык
Шәһәрнең 18 нче балалар стационары. Кабул итү бүлмәсе төбендә су буе чират. Безнең кебекләр буа буарлык. Шунда арлы-бирле йөрүче шәфкать туташы әйткәндәй, «көн дә мыллиун халык, ничек түзәргә?!» Бөтенесендә йә пневмония, йә бронхит. Буыла-буыла ютәллиләр. Табиблар температурасыз бара торган үпкә ялкынсынуы таралганга, бәласеннән башаяк, дипме, азрак йөткердеңме, тизрәк хастаханәгә юллыйлар, ахры. Ике сәгатьләп чират торган арада, ике кешене ялгыш диагноз белән җибәргәннәре ачыкланды. Алар, каядыр барып, үпкәләрен түләүле рентгенга төшереп кайттылар. Нәтиҗәдә, бар да әйбәт. «Әле ярый хастаханәгә кереп ятмадык (монда рентген дүшәмбедән генә эшли, ә бу җомга көн кич иде), өч көн буе кирәкмәгәнгә антибиотиклар кадатып ятарсың, имеш», - дип сөенде алар.
Кабул итү бүлмәсендә бертуктамый телефон шалтырый. Әнә берсе инде өч сәгать «ашыгыч ярдәм» машинасы килмәүдән зарлана, икенчесенең баласы алтынчы көн 40ка якын температура белән ята, бөтен даруга аллергия, нәрсә белән дәвалыйм, дип киңәшләшә, кемдер рәхмәт әйтә, кайсылары сүгә... Табибларның шуның кадәр кәгазь эше бардыр дип уйламый да идем. Бер кешенең генә дә авыру тарихын язып чыкканчы шактый вакыт уза. Бер урында утырып тормаган шәфкать туташы бездән сораштыра: ничәнче көн ютәллисез, температурасы бармы, ничәнче балалар бакчасына йөрисез?.. «Балалар бакчасы түгел, тәпи дә йөрмибез әле, унбер генә айлык бит», - дим. Шәфкать туташы гафу үтенеп елмая: «Башлар әйләнә инде монда. Күзләр аермый...»
Һәр кешенең үз язмышы...
Ниһаять, без палатада. Элегрәк кергәннәр яңа килгәннәрдән шүрлиләр. Аларны аңларга да була, терелеп киләм дигәндә генә, палатага инфекцияле баланы урнаштыралар бит. Башка урын юк. Бер кешелек кенә түләүле палаталар бар барын. Ун көне биш мең сум ди бугай.Тик анда керергә ыргылып тормыйлар. Минем күршемдә сигез айлык баласы белән рус хатыны ята. Минем баланы имезгәнгә исе китте инде. Янәсе, бер яшь тулып килгән балага күкрәк сөте нигә?! Әнә ул ике айлык чагында ук ташлаткан. Төнлә палатадашым, берничә тапкыр торып, баласына уфтана-уфтана катнашма ясап ашатты. Үзе гел, нервларым кайный, дип, каравылчыдан кача-кача тәмәке пыскытып керә. Ни хикмәт, баласын имезгән аналар арасында да тартучылар шактый...
Шул көнне хастаханәдә баласы белән дәваланып ятучы бер хатынның кыйммәтле балдагын урлаганнар булып чыкты. Ул аны душта онытып калдырган булган, аннан соң юынган икенче бер хатын балдакны үзенә алган. Кыскасы, полиция чакырткач кына кеше әйберен кайтарып биргән, ди теге хатын. Бала авырып ятканда да урлау турында уйлап буламы икәнни ул?!
Һәр көн, Ходайның биргәненә рәхмәт әйтеп, шөкер итеп яшәргә кирәк икән. Тигез, тату гаиләдә гомер итүчеләр бик сирәк. Кайсының ире ташлап киткән, кайсы каенанасы белән тыныша алмый. Кемнеңдер ире кыйный, кемнекедер көнләшә... Ике югары белемле, педагог, ире кандидатлык диссертациясе яза торган палатадашымны каенанасы алты айлык сабые белән фатирыннан куып чыгарган дип башыма да китермәгән идем. «Сүзгә килдек тә - чыгарды, ярый әле ирем минем яклы булды. Хәзер менә тулай торакта яшибез. Балага ике яшь тула, каенананың шалтыратып та караганы юк. Ирем исә: «Әни минем өчен үлде», - ди. Күрше палатадан кунакка кергән Регинаның баласы әтисез үсә. Ире белән гел сугышып яшәгән ул. «Яшь чагымда сугыш чукмары идем. Менә кызлар белән типкәләшкәннән калган җәрәхәтләр хәзер дә бетми әле», - ди ул, корсагындагы җөйләрне күрсәтеп. - Бу - пычак түгел, биек үкчә эзе». Хәзер бала хакына яшим, дигән була. Кыйммәтле бүләкләр биреп торучы акчалы бай абзыйлар белән очрашулардан да тартынмый.
Розалия палатабызның «герое»на әйләнде. Кичкә таба гына безгә кереп урнашкан бу яшь ана дүрт айлык сабыен йоклатып җибәргәч тә, үзенә урын таба алмый, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрде. Үзе гел елый. Әллә баласында куркыныч авырумы икән, дип уйлаган идек. Розалия үзе барысын да сөйләп бирде. Чирмешән якларыннан Казанга килгән яшь кыз бер егет белән очраша башлаган. Данияр - бер кашык су белән йотарлык чибәр, карап торышка акыллы, каратут йөзле татар егете. Әлбәттә, авылдан килгән кыз аңа бер күрүдә гашыйк булган. Яшьләр язылышмыйча гына яши башлаганнар. Тора-бара Розалия авырга узган. Данияр бу хәбәргә әллә ни сөенмәгән. Җитмәсә, әнисе дә: «25 яшеңдә иртә әле сиңа әти булырга, төшертегез баланы», - дип үгетләп торган. Туасы җан булгандыр, күрәсең. Розалия абортка бармаган, бала дөньяга аваз салган. Элек тә араларын гел бозып яшәгән каенана бала туганнан соң да яшьләргә тынычлык бирмәгән. «Бала тудыру йортыннан кайткач, каенана, улым, син бала тавышына йоклый алмассың инде, минем яныма килеп ят, дип чакыра иде. Данияр миңа берәр нәрсә алып бирсә көнләшә. Мин сине төн йокыларын калдырып үстердем. Ә син чит хатынны киендерәсең, дип ачулана торган булды, - дип сөйли Розалия. - Аларга бай килен кирәк булган икән. Малаем - чибәр. Сиңа тиешле түгел иде ул. Син - хәерче бит, дип мыскылладылар мине. Сигез айлык авырлы чагымда, әнигә шалтыратып: «Кызыгызны кайтарып җибәрәбез. Азрак ярдәм дә итмисез, пенсия аласың бит, яртысын булса да җибәр», - дип, әнинең теңкәсенә тиделәр. Мескен әнием түзмәде, инсульт булып, өч ай дигәндә дөнья куйды. Әнине җирләп килгәч, иремнең хыянәт иткәнен белдем. Паркта сөяркәсе белән утырганда яннарына килдем, барысын да аңлатуын сорадым, бәхәсләшеп киттек. Ул исә миңа китереп типте. Борыныма җиткән корсагым белән җирдә ятып калдым. Әле ярый узып баручылар ярдәмгә килделәр. Бала тудыру йортына чәчәкләр тотып килгәч, сөенгән идем. Сабый гаиләбезне ныгытыр, дип уйладым. Ул улыма үз фамилиясен бирде. Балага бирелә торган 12 мең сум пособие акчасына йортка кирәк-ярак, каенана белән иремә кием-салымнар сатып алдым. Ирем танылган ресторанда аш-су остасы булып эшли. Соңгы арада өйгә соң гына кайта башлады. Кайта да интернетка «чума». Бер иркенләп чәй эчим, азрак булыш әле миңа, дигән идем, тотынды бу кычкырырга. Имеш, аның башка хатыны бар. Ул аны ярата. Аның белән яшәргә тели. Миңа чыгып китәргә кушты. Идәндә тәгәри-тәгәри еладым. Икенче көнне улым каты авырып китте. Хастаханәгә эләктек. Моннан чыгаргач, барыр урыныбыз юк, урамда калдык. Әллә сихер кердеме икән? Аякларымнан гына үбеп тора иде бит. Хәзер кыйный, күралмый. Әле бала тугач та чак буып үтермәде. Берсендә өстемә бер табак кайнар су сипте. Ярый курткамны киеп өлгергән идем», - ди. Палатадагылар Розалиягә төрле киңәшләр бирә: кемдер авылына кайтып торырга куша. Тик анда йорт бикле. Газы, уты, суы өзелгән. «Без биш бала булсак та, һәркайсының үз тормышы, берсе дә минем хәлем белән кызыксынмый», - дип дәвам итә Розалия. Регина исә күршесендә яшәүче буйдак иргә йортка керергә тәкъдим итә. Ахыр чиктә минем «Шәһри Казан»нан икәнемне белеп, газета ярдәм итсә генә инде, дип, миңа төртеп күрсәттеләр. Дүрт айлык сабые белән урамда калган 25 яшьлек анага редакциябез белән элемтәдә торган юристлар дөрес юнәлеш бирерләр, иншалла.
Төшләремә кар кызыдай булып кердең...
Шәфкать туташлары хәзер барысы да кар кызыдай актан киенеп йөрми. Зәңгәр, алсу һәм яшелдән киенгәннәре дә бар. Баксаң, бу махсус рәвештә, авыруларда табибларга карата курку уятмасын өчен дә эшләнә икән. (Ак халатлы кешеләрне күргәч, кан басымы күтәрелүчеләр дә бар бит.) Бер атна дәвамында безнең бүлектә чиратлап ике генә шәфкать туташы эшләде: Диләрә белән Гүзәл. Төне буе йокламыйча, көнаралаш эшләүләре, ай-һай... Кайсының температурасы кырыкка җиткән, кайсы буыла, коса... Вакытында тиешле ярдәмне күрсәтеп, авыруны коткарырга кирәк. Никадәр җаваплылык, төгәллек... Кыскасы, медицина хезмәткәрләренең эшенә бер генә дә кызыкмадым. Ходай сабырлык бирсен үзләренә. Бер атна дигәндә, бүлек мөдире безне карады да: «Вакытында килергә, шулай ук вакытында кайтып та китә белергә кирәк, башка авыруларны иярткәнче, өйгә элдертегез», - дип җибәрде. Табибларга ышаныч юк хәзер, дип сөйләнергә яратсак та, алардан башка булмый бит, җәмәгать...Ни дисәләр дә, түләүсез медицина булуы белән бәхетле әле без...
Комментарийлар