16+

Хатын-кызлар форумына эшләпә белән килү мәҗбүри

"Казан" Халыкара ат спорты комплексында иртәдән бирле "Татарстан эшлекле хатын-кызларының III форумы" бара.

Хатын-кызлар форумына эшләпә белән килү мәҗбүри

"Казан" Халыкара ат спорты комплексында иртәдән бирле "Татарстан эшлекле хатын-кызларының III форумы" бара.

Республика буенча җыелган 200ләп катнашучы "Республиканың икътисади, социаль мәдәни үсешендә хатын-кызның роле һәм активлыгы" темасына фикер алыша.

Былтыр шундыйрак рухта Халыкара хатын-кызлар конгрессы узган иде. Берничә көнгә сузылган чарада Россиянең 14ләп төбәгеннән, дөньяның төрле илләреннән җыелган эшлекле хатын-кызлар тәҗрибә уртаклашты. Бу юлы исә форум тыйнаграк форматта уза. Бөтен чаралар бер көндә булачак. Катнашучыларның күбесе Казаннан. Ләкин ничек кенә булмасын, ул үзенең асылын югалтмый.

"Хатын-кызның бер елмаюы тормышны яхшы якка үзгәртә ала", - дигән бер акыл иясе. Соңгы мәгълүматлар буенча, бүген республикабызда 2 миллионнан артык хатын-кыз исәпләнә. Нәфис затлар бугенге көндә нинди тармакларда гына хезмәт куймый! Замана хатын-кызы ул - акыллы, тырыш, актив, яхшы әни, гаилә учагын саклаучы тугры хатын, үз эшенең остасы да. Форум ачылышында чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да бу хакта искәртеп узды: "Иптәш кызлар!" - дип мөрәҗәгать итте ул залдагы кунакларга. - Без хәзерге вәзгыятьтә тынычлык тудыручы сыйфатына ия булырга тиеш. Икътисади кризис заманы булуга карамастан, безнең төбәктә зарланырлык урын юк. Республикабыз 2030 елга исәпләнгән "Стратегия - 2030" проектын кабул итте. Аның эшчәнлегенә хатын-кызлар да зур өлеш кертә ала. Дәүләт хатын-кызның фикерен ишетергә, әйдәп баруын күрергә тиеш, актив булыгыз! - дип өндәде форумда катнашучыларны ул. Форум ачылышында "Кама аръягы" төбәге һәм Чаллы хатын-кызлар берлеге белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә имза куелды.

Форумда күп балалы, авыр хәлле гаиләләргә хәйрия тамашасы да оештырылган иде. Һәр балага бүләкләр тапшырылды. Быел беренче сыйныфка бара торганнарына мәктәп букчасы бирделәр.

Ипподромның беренче катында "Хатын-кыз кулы" дип исемләнгән заманча татар сәнгатен гәүдәләндергән күргәзмә эшли. Нәрсәләр генә тәкъдим ителмәгән монда: кулдан тегеләгән курчаклар, муенсалар, камзуллар, кәвешләр дә бар. Ошаган әйберне сатып алырга да мөмкин, мәсәлән, кургәзмәдә 350 сумга бик матур калфак сатып алырга була. Шулай ук фойеда эшлекле хатын-кызлар үзләре җитештергән "Хатын-кыз бизнесы" күргәзмәсе дә оештырган.

Бәйрәмнең төп кунагы Татар морзалары Мәҗлесе советы вәкиле, Уфа шәһәренең "Берлек" иҗтимагый-мәдәни агарту оешмасының башкаручы директоры Нәфисә Акчурина форумда беренче тапкыр катнаша, ул: "Форумга әзерлек барышында татар хатын-кызы турында күп кенә материаллар карап чыктым. Тарихта татар хатын-кызы беркайда да негатив итеп күрсәтелми. Татар-хатын кызы - ул милләтнең энҗе бөртеге кебек. Татарстан безнең өчен тарихыбызны, туган телебезне, милләтебезне саклауда үрнәк булып тора. Татарстан - безнең таянычыбыз. Киләчәктә дә тыгыз элемтәдә булырбыз дип уйлыйм", - ди.

Хәзерге вакытта Татарстанның эшлеке хатын-кызлары кубогына ат чабышлары бара. Анда хатын-кыз җайдаклар да үзләрен сынаячак. Элек-электән ат чабышына хатын-кызлар эшләпә белән килгәннәр. Форум кунаклары өчен дә махсус дресс-код игълан ителгән булган - эшләпәсез килмәскә! Форум катнашучылары арасында эшләпәләр парады да узачак.

"Татарстан эшлекле хатын-кызларының III форумы"ннан тулырак репортажны "Шәһри Казан" газетасыннан укый аласыз.

Форумнан күренешләр

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading