Елдагыча, августны күпләр Салават ае буларак көтеп ала. Быел да танылган җырчы августта Казанны гөрләтеп 24 нче сезон үз концертларын куячак. Әмма, елдагыча, Камал театрында гына түгел. Шушы һәм башка яңалыклары белән уртаклашырга ул журналистларны үзенең «Салават» җыр студиясенә кунакка дәште.
Шамил Зиннурович миңа - пахан
- Минем өчен Камал театры - изге урын, - ди Салават. - Ә Шамил Зиннурович Закировсыз мин аны күз алдыма да китерә алмыйм. Ул миңа гына түгел, күпләр өчен дә зур шәхес иде. Блатной да түгел, крутой да түгел - пахан иде ул. Шуңа да бүген мине, «Салават» театрымнан да гайре, Камал театрының язмышы борчый. Фәрит Бикчәнтәев белән әле күптән түгел генә Камал театрына кирәкле ремонт мәсьәләсен дә сөйләшеп алган идек. Кулымнан килсә, мин аны алтыннан гына йөгертер идем дә... 23 ел буе рәттән мин Камал театрында концертларымны куйдым. Мин бик кире кеше бит, бик начар бер сыйфатым да бар - әгәр бер тапкыр аркам белән борылсам, башка әйләнеп кайтмыйм. Менә быел Г.Тукай исемендәге филармония залын сайладым - Кадим Нуруллинның эшлекле егет булуы ошады. «Салават абый, син килсәң, шул вакытка ремонтны да төгәллибез», - диде. Менә хәзер илле көнләп инде һәр көнне репетицияләр алып барабыз. Хәзерге кебек нервлы булганымны хәтерләмим дә кебек. Үз-үземә ошамыйм - төнге икеләргә кадәр сценарийны сүтеп җыябыз, кабатлыйбыз, репертуарны үзгәртәбез.
Афишаларда егерме көн барачак дип күрсәтелгән концерт хәзер 25 көнгә кадәр сузылачак икән.
- Концерт бары тик тере тавышка куела. Елдагыча, тамашачыдан ишетелгән, нишләп элеккеге җырлары юк, дигән гозерне искә алып, концерт программасына 5-6 иске җыр керттем. Әмма алар беренче көннәрне генә булыр да аннан төшеп калыр дип уйлыйм. Халык шундый бит ул, иске җыр җырлый башласаң, элекке җырларын гына җырлый, быел яңа программасына әзерләнмәгән дә, диячәк. Тамашачыга ярап булмый. Быел егермеләп яңа җыр тәкъдим итәм - шуның хет икесе халык күңеленә кереп калса, юкка эшләнмәгән булачак. Программа Универсиада темасына багышлана, анда «добрый конфликт» булачак, калган серне ачып тормыйм. Әмма программа төбенә, һәрвакыттагыча, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла гыйбарәсе яшеренгән.
Филармония директоры Кадим Нуруллин исә концерт өчен махсус намаз уку бүлмәсе әзерләнгәнен, шулай ук күптән түгел өр-яңа сәхнә җиһазы кайтканын, элеккесеннән бер иске лампочка да булмаячагын әйтте. Тамашага килүчеләрнең географиясе киңәюен дә кассада сатылган билетларга карап беләбез, диде ул.
500-600 җырчысы булган җир без генә
Фанерага җырлау-җырламауны концерт алдыннан тамашачыга әйтү мәҗбүрияткә әйләнәчәк, дигән карарның озакламый үз көченә керәчәгенә шатланганын да белдерде Салават.
- Егетләр һәм кызлардан йолдыз ясый торган мини-заводлар эшчәнлеген туктатырга күптән вакыт, - диде ул. - Бер генә илнең дә 500-600 җырчысы юк. Ә бездә шуның кадәр җырчы. Әле күптән түгел генә бер студентым миңа, яңа җыр яздырдым, Салават абый, тыңлап кара әле, дип, диск суза. Мин моны тыңладым да шаккаттым. Нүжәли, мәйтәм, шушы җырлый инде моны?! Мин бит аның ничек җырлаганын беләм! Ә бу миңа компьютер ясап биргән тавышын суза, әле шуңа шатлана да бит! Компьютер ясаган тавыш белән ерак китеп булса, Илһамнар, азапланып, үз тавышына җырлап йөрмәс иде ул!
«Быел Илһам, Әлфияләр кебек легендаларны сәхнәгә алып чыгу булачакмы?» - дигән сорауга исә:
- Әлбәттә, әмма кем буласын әйтмим. Ел саен нинди дә булса тере легендабызны сәхнәгә алып чыгу традициягә әверелде. Менә бер үкенечем бар-барын - исән вакытында Усман Әлмиевне алып чыгармын, дигән идем. Өлгермәдем... Ә нәрсәгә алып чыгаммы мин шундый шәхесләрне? Халыкка менә шундый шәхесләребез, абруйлы җырчыларыбыз бар икәнен күрсәтәсем килә. Менә алар йолдыз, менә алар җырчы! Алар янәшәсендә үземне җырчы дип тә атый алмыйм, бәлки, артисттыр мин, әмма җырчы түгел, - диде.
«Матиз»да йөргән һәм тәмәке тарткан хатын-кызларны җенем сөйми
Яшьләргә карашын да белдереп алырга онытмады Зәкиевич:
- Шаккатам мин - хәзер бит компьютер балалары үсеп җитеште - компьютерда гына яшиләр алар, шунда йоклыйлар, шунда ашыйлар. (Мин, улым Рөстәм компьютерга утыру белән, шапылдатып, өстәлгә китереп сугам: «Куй компьютерыңны!» Әти, әле яңа гына утырдым бит, ди. Ун минуттан артык уйнатмыйм.) Кияүгә чыгар яше җиткән кызларны да жәллим - шундый егетләргә кияүгә чыгып, ни күрә инде алар?! Ул 18 сәгать йокларга яратучыларга әйтәм дә инде, хет өйләнмә инде син, кеше баласы бәхетсез була бит, дим. Минем ялкауларга - аллергия. Шуңа концерт репетицияләре вакытында эт итеп сүгеп тә, «каккалап та» ташларга могу. Инде күптән түгел генә зур гына йорт алдым - репетициядән соң шунда кайтып бикләнәм. Әмма анда да кешесез озак тора алмыйм - кабат музыкантларны чакырып китерәм, кабат эшли башлыйбыз. Шундый нервлы булуым аркасында үземә дә җиңел түгел инде...
«Нәрсә яратмыйсыз?» - дигән сорауга биргән җавабы белән көлдереп тә алды җырчы: «Матиз» машинасында йөргән һәм тәмәке тарткан хатын-кызларны күралмыйм, андыйлар концертыма да килмәсен, һава чистарак булыр».
Мине, ничек бар - шулай яратыгыз
Салаватның җыр текстларына бик игътибарлы булуын болай белә идек инде, ә менә кайсы шагыйрьләр аның өчен иң-иңеме...
- Минем өчен беренче урында - Әнгам Атнабаев. Аның шигырьләренә генә нигезләнгән берәр программа эшләү ниятем дә юк түгел. Аннан, Роберт Миңнуллин белән Илдар Юзеев иҗатларын яратам. Әле менә күптән түгел генә Фәнис Яруллинның бер шигырен укып тетрәндем. Шәп шигырь!.. Ә быелгы программага килгәндә, андагы авторлар, һәрвакыттагыча, Фирзәр Мортазин белән Альфред Якшембетов булачак. Күпчелек җырлар Рөстәм Зәкуан сүзләренә язылган.
Салават үз-үзен шәрехләп:
- Мин ничек бар - шундый, - ди. - Шуңа да мине, ничек бар - шулай яратырга кирәк. Кирәктә дорфа мин, ә чынлыкта бик назлы да була беләм. Татардагы, «күрше нәрсә әйтер, бу нәрсә уйлар», дигән кысаларда яшәү дөрес түгел дип исәплим. Мин ул кысаларга кермәячәкмен, мин - ирекле. Үземнең дөрес түгел икәнемне белсәм, тезләнеп гафу да үтенә алам. Үз вакытында әнигә үпкәләгән идем, хәзергәчә мин күрешкәндә иң элгәре сүзне гафу үтенүдән башлыйм. Балаларны да әниләренә карата игътибарлы булырга өйрәтәм. Әни һәрвакыт дөрес!
Хатын-кызлар турында әйтелгән фикере дә «Салаватча» булды:
- Хатын-кыз һәрвакыт матур булырга тиеш. Машина руле артында ике бармак арасына тәмәке кыстырган йә аты-юлы белән сүгенгән хатын нинди хатын-кыз инде ул?!. Еласын ул, әмма сүгенмәсен! Без ул яктан Европадан егерме елга калышабыз - анда тартуны ташлагач, безнең хатын-кызлар тартырга кереште, анда - киенделәр, безнекеләр чишенеп бетте... Миңа хатынның әтисе әйтә торган иде: «Син хатын-кызның күзенә кара, бөтен дөреслеге хатын-кызның күзенә языла ул». Матур күзле хатын-кызлар ошый. Ә болай мин хатын-кызларсыз булдыра да алмыйм - концертыма килгән 80 процент халык - хатын-кыз.
Чәй табыны артында да озак гәпләште безнең белән Салават. «Залда буш урыннар булса, тәмәке тартучы һәм «Матиз»да йөрүчеләр килмәгән икән, диярмен инде», - дип тә көлдертте. Салават Салават инде, аңа хәтта комментарийлар да урынсыз...
PS. Салават концертына билетлар бәясе 350 сумнан 1500 сумга кадәр. 25 августка кадәр дәвам итәчәк программага 6-7 августка кадәр билетлар инде сатылып беткән.
Комментарийлар