15 июнь - Халыкара әтиләр көне
Танышларым арасында гомер буе әти сүзен ишетергә тилмереп үскәннәре дә, ана назыннан мәхрүм булып яшәгәннәре дә бар. Андый хәлне үз башыннан кичергәннәр генә аңлый торгандыр. Гадәттә, ир-ат, хатыныннан калуга, балалары янына үги әни алып кайта. Бүген исә сабыйларын ялгыз үстергән әтиләргә батырларга караган сыман...
15 июнь - Халыкара әтиләр көне
Танышларым арасында гомер буе әти сүзен ишетергә тилмереп үскәннәре дә, ана назыннан мәхрүм булып яшәгәннәре дә бар. Андый хәлне үз башыннан кичергәннәр генә аңлый торгандыр. Гадәттә, ир-ат, хатыныннан калуга, балалары янына үги әни алып кайта. Бүген исә сабыйларын ялгыз үстергән әтиләргә батырларга караган сыман сокланабыз.
Кукмара районының Мәмәшир авылында яшәүче Фәниз Гәрәевне тирә -юньдә күпләргә үрнәк булырлык ата итеп сөйлиләр. Люция белән Фәниз, бер-берсен яратып, өч ел очрашып йөргәннән соң кавышалар. Әмма гомер көзләрен бәхеткә төренеп бергәләп каршыларга насыйп булмый аларга. 17 ел яшәгәннән соң, Гәрәевләрнең ишеген кайгы җиле шакый. Көтмәгәндә, начар авыру Люцияне аяктан ега. Шул чирдән мантый алмыйча, ул якты дөньядан китеп тә бара. Унбер һәм уналты яшьлек балаларының күз яшьләрен күргән саен, ата кеше Ходайдан сабырлыклар сорый. 41 яше дә тулмаган Фәнизкә башка хатын димләүчеләр дә табыла.
- Гаиләгә чит кеше аяк басса, барыбер балаларга әниләрен алыштырырдай кеше табылмаячагын аңладым, - ди ул үзе. - Башта балалар һәркөн әниләрен сагынып елыйлар иде. Үзләрен юатыр сүзләр таба алмый интектем. Аларның еш кына җитәкләшеп зират юлын таптауларын күреп йөрәк әрни иде. Балаларны иптәшләре янында ким-хур итмәскә тырыштым. Бигрәк тә кыз баланың киемнәргә күзе төшүчән була бит ул. Шуңа күрә, авылда эш булмаса да, тирә-юньдәге авылларда төзелештә эшләп акча юнәттем. Районның социаль яклау идарәсе безне ярдәменнән ташламады. Хатынымның әнисе белән туганнары да ярдәм кулы суздылар. Бүгенге көндә бөтен кыенлыклар да артта калды диярлек. Әмма сагыну сагышлары һаман йөрәктән китми. Хәзерге вакытта минем балалар алдында йөзем ак, чөнки аларны кимсетеп яшәмәдем. Улым Динар армия сафларыннан кайтты. Кызым Дилә быел, унберенче сыйныфны тәмамлап, Казанга китәргә җыена. Мин башка ир-атларга яраткан хатыннарының кадерен белеп яшәүләрен теләр идем.
Кызганыч, безнең героебыз шулхәтле тыйнак булып чыкты, фотога да төшәргә теләмәде. Шуңа күрә без аның альбомыннан солдат чоры фотосын алдык.
Соңгы 2010 елда уздырылган халык санын алу мәгълүматлары буенча, Татарстанда 1 миллион 113 мең гаилә исәпләнә. Шуларның 31 мең 408е - ялгыз әтиләр. Аларның 12 мең 841е - бер, 2 мең 135е - ике, 240ы өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар