16+

Хайваннарда котыру авыруы киң таралган

Соңгы биш елда Татарстан Республикасы, хайваннарның котыру авыруы буенча, Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан. Котыру авыруы республиканың 40 районында теркәлгән.

Хайваннарда котыру авыруы киң таралган

Соңгы биш елда Татарстан Республикасы, хайваннарның котыру авыруы буенча, Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан. Котыру авыруы республиканың 40 районында теркәлгән.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Марина Патяшина шулай дип хәбәр итте. 2013 елда республикада хайваннарда котыру чиренең 255 очрагы теркәлгән, узган елны бу сан 269га тигез булган. 2013 елда, хайваннар тешләп, 11,5 мең кешегә зыян килгән. Хуҗасыз хайваннар китергән зыян 46,2 процентны тәшкил итә, бу - 5341 очрак дигән сүз. Спас, Азнакай, Саба һәм Теләче районнарында зыян күрүчеләр иң күбе. Шулай да, Марина Патяшина сүзләре буенча, алга таба әлеге хәлнең уңай якка үзгәрәчәгенә өмет бар. «Кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авырулардан халыкны яклау буенча чаралар оештыру һәм үткәрү өлкәсендә җирле үзидарә органнарына аерым бер дәүләт вәкаләтләрен йөкләү турындагы республика законы кабул ителү белән бәйле рәвештә, бу вазгыятьнең үзгәрәчәгенә өметләнәбез», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading