16+

Хезмәтебез хөрмәткә лаек

«Казан» милли мәдәният үзәгендә үткән ТР Журналистлар берлегенең XVIII съездында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга: «Сезнең хезмәт кирәкле, хөрмәтле һәм рәхмәтле. Хезмәтегезгә хөрмәт буларак, Сезнең Татарстан Республикасының басма һәм массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исемегез булачак», - дип белдерде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге...

Хезмәтебез хөрмәткә лаек

«Казан» милли мәдәният үзәгендә үткән ТР Журналистлар берлегенең XVIII съездында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга: «Сезнең хезмәт кирәкле, хөрмәтле һәм рәхмәтле. Хезмәтегезгә хөрмәт буларак, Сезнең Татарстан Республикасының басма һәм массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исемегез булачак», - дип белдерде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге...

«Казан» милли мәдәният үзәгендә үткән ТР Журналистлар берлегенең XVIII съездында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга: «Сезнең хезмәт кирәкле, хөрмәтле һәм рәхмәтле. Хезмәтегезгә хөрмәт буларак, Сезнең Татарстан Республикасының басма һәм массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исемегез булачак», - дип белдерде.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, «Татмедиа» басма һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтдинов һ.б. катнашты.
Татарстан журналистларының әле дә аз хезмәт хакы алып эшләүләренә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аерым тукталды: «Министрлык та, «Тамедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы үзе дә, Хөкүмәт тә журналистларның аз хезмәт хакына эшләүләре турында уйларга тиеш. Югарырак хезмәт хакы алу өчен мөмкинлекләр бар. Чыгымнарны яхшылап карарга кирәк. Дәүләт ярдәмен дә дәгъваларга була. Бу мәсьәлә инде өлгереп җитте. Аны хәл итәргә кирәк», - диде ул.
«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Мансур Мортазин да: «Безгә нәрсә җитми? Акча җитми, шуңа күрә һәр редакция дә яшь белгечләргә кытлык кичерә. Татар журналисты өстәмә юллар, ягъни реклама табу аша да матди хәлен яхшырта алмый. Нәтиҗәдә йә ул журналистикадан китә, йә ул берничә эштә эшләргә мәҗбүр була», - диде.
Съездда Журналистлар берлегенең 6 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. ТР Журналистлар берлегенең рәисе булып янәдән Римма Ратникова сайланды. Римма Атласовнаны чын күңелдән котлыйбыз!

ТР Журналистлар берлегенең XVIII съездында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, журналистларның хезмәтен бәяләү максатыннан, «ТР басма һәм массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем гамәлгә керәчәк дип белдерде. Ә сез ничек уйлыйсыз, бу исемгә нинди журналист лаек санала?
Миләүшә АЙТУГАНОВА, «ТНВ» генераль директоры урынбасары:
- Бу исем, әлбәттә, күптән кирәк иде. Әлегә кадәр журналистларга атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем биреп килделәр. Әмма журналист хезмәте мәдәниятне генә түгел, башка өлкәләрне дә үз эченә ала. Гамәлгә керәчәк әлеге мактаулы исемгә исә журналистикага хезмәт иткән, аңа үз өлешен керткән, җитди темаларны алып барган һәм, ниһаять, журналистикада үз урынын тапкан кешеләр лаек.
Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ, «Татарстан» ДТРК директоры:
- Гомумән алганда, исем бирү бик четерекле нәрсә. Аның тирәсендә һәрвакыт бәхәсләр туып торачак. Әмма ни генә булмасын, журналистлар өчен ул бик кирәк, чөнки аларның, бигрәк тә төбәкләрдәге журналистларның хезмәте тиешенчә бәяләнми. Мактаулы исемгә лаек иҗат кешеләре арабызда юк түгел, яшьләр арасында да бар андыйлар. Кемгә генә бирелсә дә, ул билгеле, үз сүзен курыкмыйча әйтә торган кеше булырга тиеш. Соңыннан андый исемгә лаек булган кеше турында «кем соң ул?» дип әйтерлек булмасын.
Данил СӘФӘРОВ, журналист:
Гадәттә, дәүләт оештырган иҗади чараларда аныкы саналган мәгълүмат чаралары һәм журналистлары гына катнаша, ә бит югыйсә дәүләткә карамаган газета-журналларда да менә дигән журналистлар эшли. Ә исемгә килгәндә, аңа дәүләт кушканны язучылар түгел, ә укучылар мәнфәгатен кайгыртып язган журналистлар лаек булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading