16+

Хөкемнән качып булмый

Татарстанда быелның сигез аена предприя­тиеләрнең, кредит учреждениеләренең һәм гражданнарның 5 миллиард 55 миллион сум бурычлары бар.

Хөкемнән качып булмый

Татарстанда быелның сигез аена предприя­тиеләрнең, кредит учреждениеләренең һәм гражданнарның 5 миллиард 55 миллион сум бурычлары бар.


- Төрле дәрәҗәдәге бюджетларга бер миллиард 729 миллион сум бурыч мәҗбүри түләттерелде, шуларның 691 миллион сумы салымнар, - диде респуб­ликаның баш суд приставы Радик Ильясов «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендәге башкарма эшләрнең 624 меңе - ЮХИДИ беркетмәләре.

- Салым түләвен яки башка түләүләрне фәлән хисапка күчерегез, дип, кәрәзле телефоныгызга хәбәр килсә, шулай ук билгесез кешеләр бланк кәгазе тапшырса, ашыкмагыз, суд приставлары хезмәте сайтыннан үзегезнең бурычларыгыз турында мәгълүматны тикшерегез, - дип кисәтте Радик Ильясов.

«Юл приставы» аппарат-программа комплексы ярдәмендә быелның җиде аенда 4 521 бурычлы ачыкланган. Шушы аппарат, транспорт чарасының дәүләт теркәү саны буенча, бурычлы кешене секундлар эчендә ачыклый. «Юл приставы» кулланыла башланган 2013 елдан бирле инде 28 миллион 647 мең сум түләттерелгән.

- Без кешеләрнең соңгы машинасын яки башка мөлкәтен тартып алу ягында түгел. 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән 65 нче федераль закон нигезендә, бурычларны җәмәгать эшләре башкарып та капларга була.
Бурычы ун мең сумнан артып китсә, кеше ­Россия чикләреннән чыгарылмый. Гомум бурычлары 2 млрд 820 миллион сум булган 19 мең 829 кеше быел чит илгә сәфәреннән мәхрүм калган. Чит илгә командировкага яки туристлык сәяхәтенә барырга ниятләгәндә, бурычларны бер ай алдан түләп бетерү хәерле. Чөнки фамилияң бурычлылар исемлекләреннән ундүрт эш көне дәвамында гына тулысынча алып бетерелә.
Фото: http://tv29.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading