16+

«Хәтер сандыгы»нда җиңүчеләр!

Кешеләрне куандыру рәхәт, күңелле. Безнең өчен янәдән шундый матур мөмкинлек туды. Тарихи һәм мәдәни мирас елы уңаеннан үткәрелгән «Хәтер сандыгыннан» республика бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды. «Шәһри Казан» газетасы инде менә берничә ел рәттән иганәчебез Роберт Бильсур улы Зәкиев белән берлектә төрледән-төрле бәйгеләр үткәрә. Безгә килгән хатлардан шул аңлашыла: кулына каләм алып...

Киләчәктә дә бу күркәм гадәтне дәвам итәргә, гамьле бәйгеләр үткәрергә язсын. Ә хәзер бик шатланып җиңүчеләребез белән таныштырабыз.
Ике беренче урын: Әдилә Хаҗиева, Казан шәһәре («Әнием күлмәкләрендә - әбием төсе»), Лидия Константинова, Мамадыш районы Усали авылы («Бу гармунның үз язмышы бар...») Бүләк - ЖК телевизорлар.
Ике икенче урын: Гөлсинә Животникова («Истәлеккә кызыл башлы сөлге»), Зәлия Зыятдинова («Халыкны ач үлемнән саклап калган базар»), Балтач районы Чепья авылы. Бүләк - фотоаппаратлар.
Ике өченче урын: Камилә Сафиуллина, Апас районы Болын-Балыкчы авылы («Кирпеч корылмалар - тарих истәлеге»), Рәсимә Шәрипова, Арча районы Кызылъяр авылы («Сандыкларда - язмыш, тарих...») Бүләк - электр иттарткычлары.
Кызыксындыру бүләге: Руфия Мифтахова, Балтач районы Арбор авылы («Чигешләрдә - әнием күңеле»).
Җиңүчеләребезне котлау тантанасы 4 февраль көнне 14 сәгатьтә «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә булачак. Адресыбыз: Чистай урамы, 5 нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: (843) 562-50-12.
Конкурста катнашкан барлык газета укучыларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә бергә булыйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading