16+

«Хыялыбызны чынбарлыкка әверелдергәне өчен Президентка рәхмәт»

Шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге кысаларында балалар бакчаларына әле тагын 1 меңгә якын сабыйны кабул итү мөмкинлеге туачак.

«Хыялыбызны чынбарлыкка әверелдергәне өчен Президентка рәхмәт»

Шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге кысаларында балалар бакчаларына әле тагын 1 меңгә якын сабыйны кабул итү мөмкинлеге туачак.

Шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Хадиуллин әйтеп үткәнчә, Казанда быел «Бәләкәч» программасы ярдәмендә 23 бакча сафка баскан. Моннан тыш, гамәлдәге балалар бакчаларында өстәмә 64 төркем оештырылган. 3 яшьтән зуррак балалар урын белән тәэмин ителгән. «Әлеге яшьтәгеләрдән 56 бала чиратта калды. Аларга урыннар бар, ләкин ата-аналары якынрак бакчалардан урын көтә», - диде Илсур Хадиуллин.
Казанда шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге кысаларында дәүләтнеке булмаган 9 бакча эшли иде. Ноябрь ахырында «Магеллан» торак комплексында 100 урынга исәпләнгән шәхси бакча ачылган. Киләсе елда да шәхси бакчалар төзелеше дәвам итәчәк. Татарстан Республикасының «Мәгариф турында»гы законына үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә, шәхси балалар бакчалары 2012 елның 1 гыйнварыннан башлап, бакчага йөрүчеләр санына бәйле рәвештә, бюджеттан субсидия алырга заявка бирергә хокуклылар.
Глушко һәм Кызыл Армия урамнарында социаль ипотека буенча төзелгән торак йортларның беренче катларында 3 балалар бакчасы ачылачак. Чистай урамында төзелә торган торак йортка да балалар бакчасы урнашачак.
Башкала мэры Илсур Метшин: «Шәһәр Думасында кабул ителгән «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасы кысаларында 20 бакча төзү ниятләнде. Ел саен 4 бакчаны ничекләр төзеп чыгып булыр, дип, борчылган идем. «Бәләкәч» республика программасы ярдәмендә бер ел эчендә Казанда гына да 19 яңа бакча төзелде. Колач җитмәслек хыялларыбызны чынбарлыкка әверелдергәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка казанлылар исеменнән зур рәхмәт! «Имәнлек», «Кояшлы шәһәр», «Магеллан» торак комплексларында бакчалар төзелә. Һәр инвестор да шулай социаль биналар салырга тиеш. Шәхси балалар бакчалары оештыруга да игътибар һәм ярдәм көчәйтеләчәк», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading