16+

Җиңү паркына электрон Хәтер китабы куелачак

Казанда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан төзекләндерелә башлаган Җиңү паркының керә торган өлешендә бетон бина калкып чыкты. Мин үзем элегрәк аны эш барышында корылган вакытлыча гына бер бина дип уйлаган идем, ни өчен дигәндә, ул паркның бер чатын бөтенләй каплап, артык нәрсә кебек тора. Бактың исә ул электрон Хәтер китабы...

Җиңү паркына электрон Хәтер китабы куелачак

Казанда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан төзекләндерелә башлаган Җиңү паркының керә торган өлешендә бетон бина калкып чыкты. Мин үзем элегрәк аны эш барышында корылган вакытлыча гына бер бина дип уйлаган идем, ни өчен дигәндә, ул паркның бер чатын бөтенләй каплап, артык нәрсә кебек тора. Бактың исә ул электрон Хәтер китабы...

Казан шәһәре баш­карма комитетының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ренат Ширманов «ШК» газетасына белдергәнчә, паркка килгән һәр кеше шунда кереп, терминал ярдәмендә әби-бабасы турындагы мәгълүмат белән таныша алачак.

- Терминаллар берничә булачак. Ә мәгълүматның үзе бина эчендә куелачак зур экранда пәйда булачак. Бинаның тышкы күренешенә килгәндә, ул парктагы башка корылмалар белән бер үк стильдә булачак һәм бер ансамбльне тәшкил итәчәк, - диде.

Сүз уңаеннан, Җиңү паркына капиталь ремонт ясау 194 миллион сумга төшәчәк.

Бөек Ватан сугышы ятимнәренә пособие бирелерме?
Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Смолин (КПРФ) «Ветераннар турында»гы Федераль законга төзәтмә кертү турында закон проекты әзерләгән. Ул Бөек Ватан сугышында ятим калып, уллыкка яки кызлыкка алынмаучыларга социаль ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Депутат фикеренчә, дәүләт әлеге төр гражданнарга пособие түләү белән беррәттән, әти-әниләренең Ватан алдындагы казанышлары өчен кабат рәхмәт белдерә алачак. Закон проекты кабул ителә калса, Бөек Ватан сугышы инвалиды яки катнашучысының 1923-1945 елда туып, әти­әнисе үлгәндә 18 яше тулмаган һәм уллык­ка алынмаган кешеләр льготаларга ия булырга мөмкин.

Бүген «Ветераннар турында»гы Федераль законның 21 нче маддәсенең 2 нче пункты нигезендә менә кемнәр дәүләт ярдәменә ия: вафат булган Бөек Ватан сугышы инвалиды яки катнашучысының кабат кияүгә чыкмаган хатыны һәм әти-әнисе; хәрби хезмәтләрдә һәлак булганнарның хатыннары: 1) әгәр алар икенчегә кияүгә чыкмаса һәм 18 яше тулмаган баласы булса, 2) балигълык чорына җиткәнче, инвалид булып, яше 18дән узган баласы булса.

Законга хәер-фатиха бирелсә, Бөек Ватан сугышы ятимнәре, сугышта катнашканнарның тол хатыннары белән беррәттән, 927 сум пособие ала алачак.

фото: skyscrapercity.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading