16+

Җиңү шатлык китермәде...

12 март көнне Уфада җирле «Салават Юлаев» белән Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Гагарин кубогының чирекфиналы кысаларында өченче уенын үткәрде. Хәтерләсәгез, Казанда үткән ике уенда да казанлылар оттырган иде.

Җиңү шатлык китермәде...

12 март көнне Уфада җирле «Салават Юлаев» белән Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Гагарин кубогының чирекфиналы кысаларында өченче уенын үткәрде. Хәтерләсәгез, Казанда үткән ике уенда да казанлылар оттырган иде.

«Ак Барс» көрәшкә ныклап әзерләнгән булып чыкты. Аларның алдагы ике матчтагы уеннары белән чагыштырганда, бу уенда күбрәк хәрәкәтләнүе, һөҗүмнән сакка да вакытында кайтып өлгерүе күзгә бәрелеп торды. 38 нче минутта Дмитрий Обухов Янне Песонен белән Яркко Иммоненны контрһөҗүмгә җибәргәч, соңгысы уфалылар капкасына беренче һәм хәлиткеч алканы шудырды. 39 нчы минутта Денис Голубев искиткеч дреблинг күрсәтеп, «Салават» сакчыларын да, капкачы Ииро Тарккины да аптырашта калдырды. Шулай итеп, икенче тәнәфескә кунаклар ике алка өстенлек белән кереп китте.
Өченче периодта «Салават» хоккейчылары бар көчләрен һөҗүмгә юнәлтте. Моңа өстәп, «барслар» Константин Корнеев белән Вадим Хомицкий бер-бер артлы штрафка чыгып, иптәшләрен 1 минут та 13 секундка бик авыр хәлдә калдырды. Казанлыларның мондый диңгездән коры чыгуын могҗиза димичә ни диясең! Уен бетәргә җиде секунд кала Кирилл Петров, Константин Барулин һәм Алексей Терещенко пасыннан файдаланып, «Салават»ның буш капкасына өченче алканы кертте. Матч «Ак Барс» файдасына 0:3 исәбе белән төгәлләнде.
...Әмма Казан командасының җиңү шатлыгына югалту күләгәсе төште. Әлеге уенны карарга барганда Казан - Уфа юлында фаҗигале төстә гомере өзелгән барслар җанатары Эльмира Латыйпованы бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сериядә әле «Салават Юлаев» 1:2 исәбе белән алда бара. Кичә Уфада дүртенче матч уйналды. Газета тапшырылганда, әле ул башланмаган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading