16+

Иң яхшы хат ташучылар билгеле булды

Узган яртыеллыкта газетага яздыруда үзләреннән зур өлеш керткән хат ташучыларны "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятендә бүләкләделәр.

Иң яхшы хат ташучылар билгеле булды

Узган яртыеллыкта газетага яздыруда үзләреннән зур өлеш керткән хат ташучыларны "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятендә бүләкләделәр.

Аның генераль директоры Андрей Кузьмин почта хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп: "Без һәрвакыт сезнең ярдәмне тоябыз. Һәр көн саен сез күп чакрымнар узасыз. Почтальон ул авылда психолог та, туендыручы да... Бүген яңа укучылар табу авыр. Без сезгә өметләнәбез. Ярты елдан соң тагын җиңүчеләрне бүләкләячәкбез", - диде һәм аларга дипломнар белән акчалата бүләкләр тапшырды.

"Иң яхшы авыл хат ташучысы" төрендә Балтачтан Гөлзилә Әхмәтҗанова җиңү яулады. Ул 30 елга якын әлеге хезмәтне башкара. Буадан Надежда Майорова "Кечкенә шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы" дип табылды. Түбән Камадан Вера Ефремова "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы" төренә ия булды. "Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге" дигән төрендә җиңүне Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны почтасы элемтә бүлеге коллективы яулады.



Җиңүче һәр хат ташучыга унбиш мең сум, ә коллективка утыз мең сум акча тапшырылды.
"Татарстан почтасы"ның директор урынбасары Светлана Гришина Татарстанны башка төбәкләр белән чагыштырганда иң күп укый торган төбәк буларак телгә алды. Хат ташучыларга рәхмәтен җиткерде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading