16+

Иң яхшы социаль һәм мәдәни проект авторлары миллион сумлык сертификатка ия булды

Бүген "Пирамида" күңел ачу комплексында "Лукойл" компаниясе социаль һәм мәдәни проект бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләде.

Иң яхшы социаль һәм мәдәни проект авторлары миллион сумлык сертификатка ия булды

Бүген "Пирамида" күңел ачу комплексында "Лукойл" компаниясе социаль һәм мәдәни проект бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләде.

- Менә инде алты ел рәттән без бу сәхнәдә очрашабыз. "Лукойл" Россиядә иң зур компаниеләрнең берсе булып санала. Аның янәшәдәге кешеләрне онытмавы сөендерә. Компаниянең киң күңелле булуы бәйге тууга сәбәпче булды. Беренче елларда катнашучылар азрак иде. Хәтта үзем дә кайбер район башлыкларына бюджеттан акча сораганчы, әлеге бәйгедә катнашып карагыз әле, дип тәкъдим иттем. Быел 170ләп җиңүче. Бу бәйгенең масштаблы булуы турында сөйли. "Лукойл" исемле өлкән абый, дус булуына шатбыз. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге проект икенче елга да дәвам итәчәк, - ди Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков.

- Кешелеклелек йөзен чагылдырган бизнес гыйбарәсе тапталган булса да, "Лукойл" нәкъ менә кешелеклелекне чагылдыра. Кеше йөрәге, кеше күңеле булган бизнес, - ди премьер-министр.

- Бүген сәхнәдән җылылык бөркелә. Бүген бөтендөнья йөрәк көненең дә туры килүе очраклылык түгел. "Лукойл" белән безнең йөрәкләр бергә тибә, - дип тәбрикләде җиңүчеләрне Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Римма Ратникова. Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева "Лукойл"ның һәр нефть тамчысы изгелек чишмәсе булып ага дип тә чагыштырды.

Татарстанда бәйгене үткәрүдә Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе җаваплы. Бәйгедә быел барлыгы 700гә якын оешма катнашкан. Абсолют җиңүчеләрне "Пирамида" сәхнәсендә бүләкләделәр.

"Экология" юнәлешендә аерылып торган проектлары белән "Татарстан Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте, "Зөя уртау шәһәрчеге" Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәгать музее, Минзәлә районы социаль яклау бүлеге җиңү яулады.

"Рухи тормыш һәм мәдәният" номинациясендә "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый төбәк оешмасы, Алабуга дәүләт архитектура сәнгать музей тыюлыгы, Менделеевскиның "Яшьлек" мәдәният йорты проектлары уңышлы дип табылды. "Спорт" номинациясендә беренче өчлектә - "Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте"нең Татарстан бүлегенең Әлмәт шәһәре һәм районы бүлекчәсе, Яңа Чишмә муниципаль районының башкарма комитеты, Тукай районының "Физкульутра спорт клубы".

Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Җиңү" дип исемләнгән номинацияне дә өстәгәннәр. Анда исә "Ак БАРС СОЗИДАНИЕ" хәйрия фонды", Актаныш районының Иске Бугади мәдәният йорты, Нурлат гимназиясе җиңү яулады. "Чудо Дети" дәвалау педагогикасы үзәге проектын тәкъдим иткән Татарстаның "Особый Мир" аутизм һәм башка үзенчәлекләре булган балаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасына бер миллион сумлык сертификат тапшырылды.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading