Шәһри Казан

Ике бәланең берсе

Шоп-шома юллардан җилдереп кенә йөриселәр бар икән әле! КИТТУ-КХТИ аспиранты Марат Идрисов битумның яңа төр составын уйлап тапкан. Мондый битум кушып салынган асфальт юллар зәмһәрир суыкларга да, артык дымга да бирешмәячәк ди. Ачышка озакка чыдый торган һәм экологик яктан чагыштырмача зыянсыз дигән сыйфатлар да «ябышкан».

Реклама

Мондый асфальт чит илләрдә дистә еллар элек җәелә башлаган иде инде. Тик монысы үзебезнеке, безнең якташ ачышы бит! Татарларда көнчелек көчле дисәләр дә, милли җанлылык та сакланып калган әле. Нәрсәсе белән аерыла соң Марат тәкъдим иткән битум? Беренчедән, әзерләнгәннән соң үзлеге озаграк саклана икән. Өстенлеге аңлашыла: шактый ерак арага транспортлау мөмкин булачак. Чагыштырмача юка итеп җәелергә тиешле катнашма таш материал белән ныграк бәйләнә. Бу исә асфальт ныграк була дигән сүз. Яңа ысул белән салынган асфальт 34 градуслы салкынга да чыдый алачак, дип белдерә Марат. Хәзер кулланыла торган «Нижнекамскнефтехим» ААҖ тарафыннан әзерләнгән битум 18 градус суыкка гына ярарлык икән.
Хәер, моңарчы да яңгыр-кардан куркып, асфальт салмый тормадылар инде анысы. Ул яктан бездә һәрчак эш бар: юл төзелешендә ел дәвамында нәрсәдер башкарылып тора. 18 градус салкында да шул асфальт, 35тә дә шул. Чыдау-чыдамавы икенче мәсьәлә. Юл салучыларга нәрсә мөһим: бүген тишекне томалап куярга кирәк. Иртәгә шул ук урында яңадан чокыр хасил буламы, асфальт астында калган күлдәвек «иреккә чыга» башлыймы - монысы башка көн борчуы. Ун метрлы бер үк юлны ике-өч тапкыр салсалар салалар, тик яңгыр туктаганын көтеп, асфальт җәйми тормыйлар инде. Бер тапкыр берәгәйле итеп эшләгәнче, ун тапкыр башкаруга өстенлек бирәләр. Яхшылап уйлап карасаң, Идрисовның битумын тиз арада гына куллана башлаулары ай-һай әле: яңа ысул белән асфальт сала башлап, ул чыннан да югарыда атап үтелгән үзлекләргә ия булып чыкса, күпме кеше эшсез калачак дигән сүз бит бу.
Шулай да Марат тәкъдим иткән яңа төр битумның иң шәп үзенчәлеге башкададыр, мөгаен. Хәзер бер тонна асфальт салуга якынча 790 мең сум акча тотылса, яңа технологияләр белән җәйгәндә 100 мең сум гына китәчәк икән. Математикада башың эшләмәсә дә, ике сан арасындагы аерманы санап чыгарырга була. Шәһәр бюджетының никадәр өлешен саклап калу җаен тапкан бит әй егет!
Җитәкчелек тә уйлап табучыны буш итмәгән. Шәһәр мэры Маратның ачышын югары бәяләгән, егеткә 30 мең сум күләмендә премия дә язылган.
Акча яшь галимнең кулына кергәндерме әле, юктырмы - бу мәрхәмәтле гамәл турында язучы чыганакта анысы күрсәтелмәгән. Аның каравы, Маратның әлеге премияне өстәмә тикшерүләр үткәрү өчен тотачагы әйтелгән. Бу мескен суммага нәрсә генә башкарып бетерә алыр тагын. Узган ел Мәскәү университетына китеп укырга теләк белдергән бер Казан укучысына шәһәр хакимияте йөз мең сум акча тәкъдим иткән иде. Янәсе, егет халыкара олимпиадалар җиңүчесе, үзебездә калса, киләчәктә республика өчен бер-бер файдалы эш эшләп кую ихтималы бар. Тик егет сатылмады, Мәскәүгә китеп барды. Туар-тумас вундеркиндка 100 мең сум чыгарып салырга әзер булган, чын-чынлап отышлы ачыш ясаган галимгә шуның яртысын да кызганган җитәкчелек нәрсә уйлыйдыр, анысы безгә билгесез. Татарстанда яшь галимнәр белән эшләү юк, дип әйтмәсеннәр өчен генә бирелгән акча инде ул.
Хәзерге көндә Марат ачышына патент алу артыннан йөрү белән мәшгуль икән. Бәлки шуннан соң егеткә бераз акча «тама» башлар. Премияләр дә бирерлек булгач, шәһәр хакимияте дә бөтенләй онытып бетермәс, шәт. Аннары... Могҗиза булып, юллар мәсьәләсе хәл ителә калса, илдә бер генә бәла калачак инде. Анысы белән көрәшергә нәрсә тәкъдим итеп карарлар икән?

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: