16+

Ике чабата бер кием... түгел

Безнең дәү әти оныклары белән Мавзолейлы уйнарга ярата: ул ятып тора, оныклар, тавыш-тын чыгармыйча гына, аны сакларга тиеш. Баштагы ике-өч минутта оныклар тавыш-тын чыгармыйча басып торырга мөмкин, әмма аннан соң «Ленин»га тынгылык бетә.

Ике чабата бер кием... түгел

Безнең дәү әти оныклары белән Мавзолейлы уйнарга ярата: ул ятып тора, оныклар, тавыш-тын чыгармыйча гына, аны сакларга тиеш. Баштагы ике-өч минутта оныклар тавыш-тын чыгармыйча басып торырга мөмкин, әмма аннан соң «Ленин»га тынгылык бетә.

Кызым сорады да әле: нинди эшсез, гел йоклап кына ята торган бәндә ул Ленин дигәнең, нишләп ул Мавзолейда? Кайчандыр ил башлыгы, халыклар лидеры булган шәхес турында азмы-күпме мәгълүмат та бирергә туры килде үзенә.
Балаларыбыз түгел, үзебез дә күп кенә тарихи шәхесләрне онытабыз, тарихи даталарга артык илтифат белән карамыйбыз шул инде. Нинди эшләр башкарганнарын түгел, календарьда бүген нинди көн уңаеннан бәйрәм иткәнебез турында уйланырга да вакыт юк кебек. Бәйрәм тек бәйрәм инде, ике чабата бер кием түгелмени?!. Әле менә ноябрь бәйрәмнәре җиткәч, мин дә төртелеп калдым - 6сы Татарстан Республикасы Конституциясе көне инде аның, ә 4 ноябрь нинди бәйрәм? Халыкара бердәмлек көне ул, җәмәгать! Дүшәмбе тәмле йокыларыбызны бүлмичә йоклап ятуыбыз белән бөтенебез дә Халыкара бердәмлеге көненә рәхмәтле булачакбыз. Һәм бердәмлек, дуслык, кешелеклелек сыйфатларын искә төшерергә дә бурычлыбыз. Икенче елга ял итәчәк 122 көнне «ваклый» башлаганчы, быелгы бәйрәмнәр хозурында кинәнеп калыйк. Шул нисбәттән, сишәмбе - 5 ноябрьдә эшкә чыгып керербез дә чәршәмбе көнне ТР Конституциясе көнен билгеләп үтәрбез.
Ир-атлар өчен җавап бирә алмыйм (сүз уңаеннан, ноябрьнең беренче шимбәсе - Халыкара ирләр көне икән, хәләлләрегезне әлеге бәйрәм белән дә котларга онытмагыз! - Г.Җ.), әмма хатын-кызның кайсысы гына бәйрәм көннәре күп дип зарланыр икән?! Эш көнендә дә, бәйрәмдә дә эшебез җитәрлек бит безнең.
Алда көтеп торучы бәйрәмнәргә кадәр кинәнеп бер эшлик тә, аннан рәхәтләнеп ял да итәрбез. Кем - авылда, кем - диванда, кем - аш бүлмәсендә...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading