Быел уракны августның 20сенә тәмамларга уйлыйлар. «Бу исәп-хисап тотар өчен генә түгел. Әйтик, август башында уракка кереп киткән комбайннарны ниндидер сәбәпләр аркасында башка басуга күчерделәр, ди. Бераз вакыттан соң яңадан шушы басуга әйләнеп кайткач, уңышның алдагы көннәрдәгедән кимрәк булуын күрәсең. Шундый биологик үзенчәлеге бар инде игеннең: өлгергәннән соң ул вакытында...
Быел уракны августның 20сенә тәмамларга уйлыйлар. «Бу исәп-хисап тотар өчен генә түгел. Әйтик, август башында уракка кереп киткән комбайннарны ниндидер сәбәпләр аркасында башка басуга күчерделәр, ди. Бераз вакыттан соң яңадан шушы басуга әйләнеп кайткач, уңышның алдагы көннәрдәгедән кимрәк булуын күрәсең. Шундый биологик үзенчәлеге бар инде игеннең: өлгергәннән соң ул вакытында җыеп алмаган хисапка үзен-үзе югалта. Ә бит җиргә коелган икмәк тә әллә ни күп булмый. Шуңа күрә без быел тиз вакыт эчендә булган уңышны югалтуларсыз җыеп алырга җыенабыз», - диде авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Бүгенге көндә басу-кырларда урып-җыю эше бөтен куәтенә бара: бу атна иң кызу эш атнасы булачак. Соңгы мәгълүматларга караганда, бүген республика буенча җыеп алынган уңыш 1 млн тоннадан артып китте. Быел республикабызда барлыгы 3,4 млн тонна икмәк җыеп алырга планлаштыралар. Марат Әхмәтов әйткәнчә, уңыш уртача алганда гектарыннан 20,4 центнерга тигез (узган елны ул 32 центнер булган). Бер гектардан алына торган уңыш күләме буенча Актаныш районы - беренче. Биредә уңыш гектарыннан 31,5 центнер чыга, Сарманда - 28,5, Зәйдә 27 центнер һ.б. Урып-җыю эшләре Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Кукмара, Лениногорск, Балтач, Чистай районы кырларында яхшы.
Быелгы корылык икмәк уңышына зур тәэсир ясады. Шуңа күрә аны чит төбәкләргә дә сатмаячаклар. Һәрхәлдә, әлегә шундый фикердә торалар. Марат Әхмәтов, җыеп алынган икмәк үзебезгә җитәрлек кенә булачак, диде.
Уңышның азрак булуы икмәк бәясенә дә тәэсир итмичә калмастыр. «Әлбәттә, яңа уңышны эшкәртеп, икмәк пешерә башлагач, аның бәясе әлеге көнге кебек булмас. Әмма мин ышанып әйтә алам, республика, Идел буе федераль округына кергән өлкәләр белән чагыштырганда, рейтинг буенча дәрәҗәсен төшермәс», - дип хәбәр итте Марат Готович.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар