16+

Илһам Шакиров: «Мин бит сөю җырын җырлап, мәңгелеккә китеп барам...»

Бүген татар халкы зур югалту кичерә... Легендар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров, озакка сузылган каты авырудан соң, 84 нче яшендә вафат булды.

Илһам Шакиров: «Мин бит сөю җырын җырлап, мәңгелеккә китеп барам...»

Бүген татар халкы зур югалту кичерә... Легендар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров, озакка сузылган каты авырудан соң, 84 нче яшендә вафат булды.

“ШК” хәбәрчесе бөек шәхес турындагы истәлекләрне туплады.

Әлфия Авзалованың кызы Гүзәл Авзалова: “Илһам абыйга әти дип эндәшкән чакларым да булды”

– Бик зур югалту... Әле кичә генә әнинең туган көнендә зиярат кылган идек. Бүген Илһам абыебыз китте... Әни аны яратып, үз итеп Илһаметдин дип йөртә иде. Ә Илһам абый аңа Апиләү дип эндәшә иде. Мин кечкенә чагымда ук концертларга ияреп йөргән бала булгач, Илһам абыйны шул яшьтән үк белә идем. Миңа 6 яшьләр чамасы булгандыр. Опера театрына чит ил эстрада ансамбле килгән иде. Шунда мине дә алдылар. Илһам абый артистларны шулкадәр якын итеп кабул иткәне хәтердә ачык саклана. Кечкенә чакта мин аңа “әти” дип тә дәшкәнмен. Илһам абый миңа бик җылы мөнәсәбәттә булды. Әни әти белән аерышкан иде бит инде.. Бәлки, үзенчә кызгануы да булгандыр инде. Концертларда очрашканда, баласы кебек якын итеп кочаклап ала иде. Һәрвакыт хәлләремне белешеп торды. Мин әлегә кадәр шул җылыны саклыйм. Соңгы вакытларда да янына баргалый идек. Туганнары кебек якын кабул итә торган иде... Соңгы елларда аның белән гел янәшә булган, аны карап-тәрбияләп торган бәләкәй Илһам (без аны шулай дип йөртәбез) еш чакыра иде. Бергәләп утырып чәйләр эчә, җырлап җибәрә идек. Әни исән чагында барганда да элек җырлаган җырларын җырлыйлар, истәлекләрен сөйлиләр иде... Барысы да күз алдында... Ул соңгы вакытларга кадәр сәясәт белән кызыксынып тора иде. Ул бик белемле, сабыр кеше иде. Аннан соң, аңа хас сыйфат: кешене тыңлый белү иде. Аңа теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итеп була инде. Сүз юк... Ул бик якты янучы йолдыз иде. Аның кумирлары да чиксез. Әни дә, Илһам абый да кабатланмас җырчылар булып калачак...

Продюсер Рифат Фәттахов: “Безнең рухи маягыбыз сүнде”  

Илһам абый һәр татар кешесе өчен бик якын, бик кадерле, сөекле кеше. Шәхсән үзем иҗади эшчәнлегем белән бәйле рәвештә Илһам ага белән соңгы 10-15 елда якыннан аралашып яшәдем. Иҗатташ дусты дип тә әйтергә мөмкиндер. Беренчедән, Илһам абый Рәшит Ваһапов фестивален үткәрүгә бик нык ярдәм итте. Ул безнең беренче көннән үк фестиваль тормышында актив катнашты. Алай гына да түгел, яшь башкаручылар конкурсының алыштыргысыз рәисе иде. Яшьләрне сәхнәгә чыгаруда бик зур көч куйды. Икенчедән, Илһам абый Рәшит Ваһаповның исемен кире кайтаруга, аның исемен мәңгеләштерүдә хәлиткеч роль уйнады. Шулай итеп ул үзен бөек җырчы гына түгел, бөек шәхес итеп тә күрсәтте. Илһам абыйның бөек җырчы булуы турында әле бик күп сөйләнер, китаплар, диссертацияләр язылыр, чөнки ул бөек җырчы булу белән беррәттән, гаҗәп дәрәҗәдә акыллы кеше, фәлсәфәче, галим иде. Ул энциклопедик дәрәҗәдәге белемгә ия кеше иде.  

Илһам абый белән без соңгы елларда да аралашып яшәдек. Бик нык авырса да, актив иҗади тормышта кайнамаса да, аның исән булуы безнең барыбыз өчен дә ниндидер бер рухи таяныч иде. Аны бик нык караган администраторы, дусты Илһам Хәҗиев белән көн саен аралаша тдек. Ул да: “Аллага шөкер, абый исән-сау, ашады-эчте”, - дия иде. Шул сүзләр безне тынычландыра иде. Кызганыч, бүген безнең рухи маягыбыз сүнде. Соңгы елларда ул бик нык авырды. Күптән түгел генә аның янында булдым. Ул инде кеше танырлык хәлдә түгел иде. Бу көннәрдә ул реанимациядә иде. Шунда җан да бирде. Ләкин Илһам абый “үлде” дип әйтеп тә булмый, чөнки аның кебек шәхесләр үлми. Аның: “Мин бит сөю җырын җырлап, мәңгелеккә китеп барам”, дигән җыры бар. Ул аны Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсендә җырлаган иде. Ул чыннан да бүген мәңгелеккә китеп барды... Ул үзенең бөеклеген, даһилыгын аңлап киткәндер дип уйлыйм...   

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading