16+

Илдар Халиков: «Бәлки бакча мөдирләре буш урын булуын яшерә торганнардыр?»

Һәр елның 9 декабрендә билгеләп үтелүче Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне ул - бәйрәмме?

Илдар Халиков: «Бәлки бакча мөдирләре буш урын булуын яшерә торганнардыр?»

Һәр елның 9 декабрендә билгеләп үтелүче Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне ул - бәйрәмме?

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков: "Ришвәтчелекне тәмам бетергәч кенә без аны - бәйрәм көне, дип әйтә алачакбыз", - диде "IT-парк" техноапркында Халыкара коррупцигә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылган коррупциягә каршы фикерләшү клубында.

Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан уздырылган әлеге чарада республиканың тармак министрлары, сәяси партияләр вәкилләре, профсоюз һәм җәмәгатьчелек активистлары, предприятиеләр җитәкчеләре, фермерлар катнашты.

- Быел республикада ришвәтчелеккә бәйле бер меңнән артык җинаять очрагы фаш ителде. Кызганыч, ришвәтчелек хакимият структураларында да бар. Полиция хезмәткәрләре генә коррупцияне җиңә алмаячак, җәмәгатьчелекнең бердәм булып көрәшүе кирәк,- дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә премьер-министр Илдар Халиков.

Клуб утырышында республика хөкүмәте рәисе, шулай ук министрлар катнашканлыктан, күпләр үз фикерләрен әйтергә һәм турыдан-туры сорау бирергә ашыкты. Мәсәлән, Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә 2008 елны торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлгән булганнар. - Документлар төрле органнарда рәсмиләштерелгән, теркәлгән. Бактың исә, берничә шәхси йорт зур көчәнешле газүткәргеч өстенә төзелгән. Елена Зотова: "Мондый хәл Лаеш районында да бар. Хәзер йортларны сүтәргә кушалар",- дип мәгълүматны тулыландырды. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әлеге четерекле мәсьәләнең чишелеш юллары өйрәнелүен җиткерде.
Надежда Дмитриева Займище бистәсе тирәсендә Куйбышев сусаклагычы төбеннән ком кудыруны, яр буена якын итеп кунакханә төзүне туктатуны үтенде.

- Төзелеш министрлыгы, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман теманы җентекләп тикшерерләр. Сусаклагыч зоналарны үстерү елы кысаларында, республикада быел яр буйларындагы 360 корылма сүттерелде. Яр буйларындагы төзелешләр контрольгә алыначак,- дип, сорауга Илдар Халиков үзе җавап бирде.

Алинә Сафина әйтүенчә, Биектау район үзәгендә сабыйларны бакчага урнаштыру мөмкинлеге юк.
- Биектауда киләсе елда балалар бакчасы төзү каралмаган,- диде Илдар Халиков һәм кәрәзле телефоныннан мәгълүматлар карый-карый җавабын дәвам итте.- Татарстанда соңгы биш елда сабыйлар өчен 200 бакча төзелде, республика буенча бакчаларда 10 мең буш урын бар. Биектау районында 83 буш урын бар хәзер дә. Бәлки, бакча мөдирләре буш урын булуын яшерә торганнардыр?

Премьер-министр Илдар Халиков республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләренә Биектаудагы балалар бакчаларындагы буш урыннарны кичекмәстән тикшерергә боерды.

Казанның Киров районы эшкуарлары Коләхмәтов урамында базар-сәүдә комплексы төзүче фирманың "яшертен" эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерде. Башкаланың вице-мэры Рөстәм Нигъмәтуллин: "Биредә яшертен эш юк. Коләхмәтов урамында базар төзелеше бара. Төзелеш фирмасы җитәкчелеге сөләшүдән баш тарта икән, әйдәгез, мин дә барам, мәсьәләләрне бергәләшеп ачыкларбыз", - дип ышандырды.

Республиканың крестьян һәм фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров пай җирләрен рәсмиләштерү, авылларда сәнәгать парклары оештыру мәсьәләсен күтәрде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та моның белән килеште. "Республикада хуҗалары тарафыннан кирәксенмәгән 145 мең гектар пай җирләре тора",-диде министр.
Җавапны дәвам итеп, премьер-министр Илдар Халиков: "Зәйдә сәнәгать паркы төзелде. Фермерларга эшчәнлек мәйданы сыйфатында башка муниципаль берәмлекләрдә дә сәнәгать парклары төзеләчәк. Авылларда бүген 500 бина-корылма буш тора. Мәсәлән, Әлмәт белән Теләчедә сөт заводлары, Балык Бистәсендә икмәк кабул итү пункты сатуга куелды",-дип өстәде.

Табибә Таисия Мирзаханованың, Казанда муниципаль дәваханәләр җитми, дигән сүзе белән килеште премьер-министр. Ләкин, җавабы сөендермәде: киләсе елда Казанда дәваханә төзү каралмаган.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин фикер алышуларга йомгак ясап, коррупциянең социаль-әхлаки проблема булуын һәм ришвәтчелеккә каршы бердәм рәвештә көрәшү зарурлыгын искәртте.

Фото: prav.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading