Шәһри Казан

Җилгә очкан акчалар

Берне жәлләсәң, биштән дә колак кагарсың, диюләре хак икән. Сабира апа сөйләгән вакыйгадан соң моңа бер шигем дә калмады.

Сабира апага ай буе тотарга дип әзерләп куйган акчасына кыйммәтле дару сатып алырга туры килгән. Пенсиягә хәтле ипи-сөтлек акчаны иң якын дип санаган күршесе Наҗия биреп торыр әле дип, зур өметләр баглап, аңа керсә, күрше кеше ярдәмгә әллә ни ашыкмый - җыеп куйган акчасы булуына карамастан, үземнең дә бер тиенсез утырган чагым әле, дип хәйләләп, күршесен борып чыгара. Кешегә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, ахыргысын бирергә дә жәлләми торган Сабира апаның бу вакытта бик тә хәтере кала. Акчасы була торып, ничек юк дип әйтергә теле әйләнә бу Наҗиянең, дип үпкәләп чыгып китә ул.
Сер менә нәрсәдә була. Наҗия апаның үз планнары белән янып-көеп йөргән чагы икән. Бөтен кеше кырылып тәрәзәләрен пластикка алмаштырганда, аның да калышасы килми: акчасын да нәкъ менә шуңа дип җыйган була. Күптәнге хыялын тормышка ашыру өчен тизрәк эшкә дә керешә. Газетадагы белдерү буенча тәрәзә куючы осталарны чакырта. Тегеләре дә, гөнаһ шомлыгына каршы, бик тиз килеп җитәләр тагы. Шалт-шолт кына тәрәзәнең үлчәмнәрен дә алалар, кирәкле җиһазларны барлый торырга дип, Наҗия апаның 15 мең сум акчасын да алып китәләр. Бер атнадан килеп, тәрәзәләрне куярга вәгъдә бирәләр. Әмма шуннан соң бер атна үтә, икенчесе, өченчесе дә... Бары бер айдан соң гына тәрәзә куючылар янә пәйда була. Әй сөенә шул вакытта Наҗия апа. Кызганычка, тәрәзә куярга килүләре түгел икән әле аларның, җиһазлар алырга акча җитеп бетмәде дип, калган акчаны үз кулларына төшерү исәпләре. Тәрәзә куйдыру теләге шул хәтле көчле була ки, беркатлы әби калган ун мең сум акчасын да биреп чыгара. Шуннан соң тәрәзә куючылар бүтән аны борчып йөрми инде. Бер айдан соң да, ике-өч айдан соң да күренми, кыскасы, бөтен акчаны алып бетергәннән соң, «осталарның» эзләре бик тиз суына. Аннары гына Наҗия апа төп башына утыртканнарын аңлый. Газетадагы номер буенча эзләтеп караса да, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итсә дә, алдакчылар табылмый.
«Бер-береңә ярдәм итеп яшәргә кирәк, ә мин шул тәрәзәләргә алданып, сиңа ярдәм итмәгән идем, менә бер тиенсез утырам хәзер. Акчам юк дип ялганлап, чыннан да, акчасыз калдым. Сүзнең көче шулкадәр зур икән ләбаса. Ничек әйтсәң, ничек юрасаң, шулай булып чыга. Зинһар, кичерә күр», - дип, соңыннан Наҗия апа гафу үтенергә керә күршесенә.
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә дигәндәй, бер-бер хәл килеп чыкса, ярдәм итәргә ашкынып торучылар күп түгел шул бүгенге заманда. Бурычка акча биреп торчы, дип берәр танышың керсә дә, уйга каласың: ә кире кайтармаса, ә озак бирмичә торса, аннан соң бер кешенең дә артык акчасы юк бит һ.б. Үзең бер тапкыр авыр хәлдә калсаң гына, сабак аласың...

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: