Шәһри Казан

Җиләк пешәр чак җитте

Соңгы вакытта көннәр бик эссе торды. Халыкның күбесе комлыклардан кайтып та кермәде, рәхәтләнеп су коенды, кызынды... Дөрес, кичә һава температурасы бераз түбәнәйде, әмма алдагы ял көннәрендә безне тагын җылы җәйге көннәр көтә.

Реклама

Бүген республикада аяз һава көтелә, температура 25 градуска кадәр күтәреләчәк. Иртәгә дә, ягъни 15 июнь көнне дә яңгырлар яву ихтималы юк, синоптиклар аязучан болытлы һава вәгъдә итә. Һава температурасы төнлә 7-12 градус булса, көндезге якта исә 27 градуска кадәр эссе булачак. Димәк, коену һәм кызыну сезонын дәвам итәргә була әле, чамасын гына онытып җибәрмәгез. Кояш астында артык озак яту да зыянлы бит - эссе какмасын.
Көннәр эссе һәм коры торгач, урманнар яну куркынычы да бик зур, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: