16+

Илсур Метшин: «Дүшәмбе көнне машинада киләсе булмагыз!»

Нефть кризисы кичерелгән 1973 елларда дөньядагы төрле шәһәрләрдә «Автомобильсез 1 көн» акцияләре оештырылган. Әлеге акцияләр халыкны җәяү яки велосипедта йөрергә чакыру астында уза.

Илсур Метшин: «Дүшәмбе көнне машинада киләсе булмагыз!»

Нефть кризисы кичерелгән 1973 елларда дөньядагы төрле шәһәрләрдә «Автомобильсез 1 көн» акцияләре оештырылган. Әлеге акцияләр халыкны җәяү яки велосипедта йөрергә чакыру астында уза.

Испаниядә 1994 елда булган «International Ciudades Accesibles» конференциясендә әлеге чараны даими үткәрү фикере игълан ителгән. Баштагы елларда акция Рейкьявик (Исландия), Бат (Англия), Ля Рошель (Франция) шәһәрләрендә уздырылган. Европа Комиссиясе 2000 елда «Автомобильсез 1 көн» акциясен Европа Берлеге илләрендә җәелдерү мөрәҗәгате белән чыга. Хәзер инде Европа Комиссиясе акцияне бер атнага җиткерү фикерен алга сөрә.
22 сентябрь - Бөтендөнья автомобильсез 1 көн акциясенә Мәскәү 2008 елдан башлап кушылды. Казанда бу акция инде берничә ел оештырылса да, әлегә массакүләм төс ала алмый. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Быел 22 сентябрь якшәмбегә туры килә. Шунлыктан Казанда «Автомобильсез 1 көн» акциясен 23 сентябрьдә үткәрәчәкбез. Мин эшкә метрода киләчәкмен. Шәһәр башкарма комитеты һәм шәһәр хуҗалыгы җитәкчеләренең берәрсенең дүшәмбе иртәсендә эшкә автомобильдә килгәнен күрәсе булмыйм. Әнә моның өчен метро, автобус бар», - дип кисәтте. Әлеге акциягә карата аерым җитәкчеләрнең мөнәсәбәтләре белән дә кызыксындык.
Илгиз Фәхриев, шәһәрнең физик культура һәм спорт комитеты рәисе:
- «Автомобильсез 1 көн» акциясе - икътисади һәм социаль әһәмияттәге чара. Беренчедән, күпме акча янга кала. Икенчедән, җитәкчелек халыкка якыная. Мин спортка бәйле кеше булганлыктан, чаңгыда, велосипедта йөрергә яратам. Дүшәмбе көнне эшкә дә велосипедта киләчәкмен.
Әсфән Галәвов, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры:
- Ихластан хуплыйм һәм кушылам, чөнки бу бик тә дөрес уйланылган гамәл. Эшкә метрода киләчәкмен. Үзем генә түгел, дирекциядәге бөтен хезмәткәр автомобильсез киләчәк.
Айдар Абделхаков, шәһәрнең транспорт комитеты рәисе:
Казанда хәзер транспорт чаралары саны 300 мең берәмлектән артып китте. Үзәк урамнардагы тыгылыш, бөкеләр башымнан бер минутка да чыкмый. Акциянең киң таралыш алуын бик телим, ел саен катнашам. Быел да эшкә җәмәгать транспортында киләчәкмен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading