16+

Илсур Метшин: «Җылылык ун көн эчендә бирелергә тиеш»

Казанда җылыту чоры рәсми рәвештә 26 сентябрьдән башланды. Ләкин бер атна узуга карамастан, йортларның 17 процентында җылылык һаман юк.

Илсур Метшин: «Җылылык ун көн эчендә бирелергә тиеш»

Казанда җылыту чоры рәсми рәвештә 26 сентябрьдән башланды. Ләкин бер атна узуга карамастан, йортларның 17 процентында җылылык һаман юк.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, башкаладагы күпфатирлы 5 мең 124 йортның 4 мең 256сы җылылыкка тоташтырылган. Беренче чиратта социаль биналарга игътибар бирелгән. Шундый 756 бинаның 675ендә бүген җылылык бар. Җылылык булмаган 1 балалар бакчасы һәм 1 мәктәп калган. Александр Лобов ышандырганча, алар да дүшәмбедән җылылыкка рәхәтләнергә тиеш. 21 спорт корылмасының 16сына җылылык җибәрелгән. 138 медицина учреждениесенең 32се әлегә җылылыксыз. «Салкын бинада нинди дәвалану булырга мөмкин?!» - дип, мэр Илсур Метшин социаль өлкәгә караган биналарны җылылык үткәргечләргә тоташтыру эшләрен нык тизләтергә боерды. Аннары: - 90 нчы Федераль закон буенча, тәүлеклек температура 5 көн дәвамында +8 градустан түбән торса, җылыту сезоны башлана, - дип дәвам итте ул. - Кызганыч ки, миллионлы шәһәрдә җылылык челтәре тумблер төймәсенә басып кына кабынмый. Бөтен челтәрдә бердәй гидравлик режим тәэмин итәргә кирәк, ә бу - меңнәрчә километр.
Мэр казанлыларның һәр мөрәҗәгатенә җаваплы карарга чакырды. «Көннәр суытып җибәрүгә үк мөрәҗәгатьләр ташкын булып керә башлады. Республика яссылыгында караганда, әйтүләренчә, Яшел Үзән шәһәрендә торак фондының 50 процентына гына җылылык җибәрелгән. Без аларга тиңләшергә тиеш түгел. Һәр салкын йорт ул балалар, пенсионерлар буларак күзаллана. Казанда йортларга җылылык җибәрү чаралары 10 көн эчендә башкарылып чыгарга тиеш», - дип кисәтте мэр Илсур Метшин.
Торак-коммуналь хуҗалык комитетының «кайнар линия» телефоны: 292-21-02; Казан шәһәр торак инспекциясе: 555-69-01.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading