16+

Илсур Метшин: «Транспортка тарифлар үсеше инфляциядән артып китәргә тиеш түгел»

Шәһәр мэры Илсур Метшин кичә, автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләренеңнең ачык хатыннан соң транспортчыларны үзенә җыйды.

Илсур Метшин: «Транспортка тарифлар үсеше инфляциядән артып китәргә тиеш түгел»

Шәһәр мэры Илсур Метшин кичә, автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләренеңнең ачык хатыннан соң транспортчыларны үзенә җыйды.

Хатта алар Илсур Метшиннан транспорт бәясен 28 сумга кадәр күтәрергә сорый. Без бу хакта тәфсилләп язган идек.

Очрашуда мэр автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләреннән бәяне ни өчен күтәрүләрен аңлатуны сорады.

«ПАТП-4» генераль директоры Наил Садриев пассажирларны ташу белән шөгыльләнүчеләрнең бурычка батуын әйтте. Кайбер маршрутлар үзләрен акламый да, диде ул. «ПАТП-4»нең генә дә узган ел ахырына бурычы 25 миллион сумны тәшкил иткән. «ПАТП-2» директоры Альберт Мөхәммәтшин да маршрутларның үз бәясе 22 сумнан 34 сумга кадәр җитә ди. Автобусларның 45 проценты тузган. Алар 1 апрельдән ягулыкка акцизлар артачагын да искә төшерде. Моңа өстәп кадрлар проблемасы да бар.



Илсур Метшин сүзләренчә, тарифларны күтәрү турындагы карарны Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты хәл итә.
- Бу бөтен халыкны да борчый торган проблема, шуңа да аны җентекләп өйрәнергә-тикшерергә кирәк. Тарифлар үсеше инфляциядән артып китәргә тиеш түгел. Билгеле, бөтен әйбергә дә бәя арта, әйдәгез, бергәләп эчке ресурсларны эзлик, - дип мөрәҗәгать итте ул транспортчыларга. - Безнең максат - шәһәр транспортыннан кулланучыларның санын арттыру. Тарифларны яхшылап исәпләргә һәм тарифлар буенча дәүләт комитетына раслау өчен тәкъдимнәр кертергә кирәк. Пассажирлар белән элемтәдә торыйк. Катлаулы чорда бөтенебезгә дә авыр булуын истә тотып, тарифларны бары нигезле арттырырга кирәк.


Фото: metshin.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading