16+

Имәнкискәне Депардьега бирмәдем

Кышның көннәре кыска, төннәре озын. Күп вакыт өйдә уза. Телевизор карап, газета укып кичләрне үткәрәсең. Бәлки шуңадыр, кыш көне укылган, каралган яңалыклар кызыклырак, җете төслерәк булып тоела. Менә бу кышның иң зур яңалыкларыннан берсе - француз артисты Жерар Депардьеның Россиягә күченеп килүе булгандыр. Әгәр бу француз безнең янга җәй көне...

Имәнкискәне Депардьега бирмәдем

Кышның көннәре кыска, төннәре озын. Күп вакыт өйдә уза. Телевизор карап, газета укып кичләрне үткәрәсең. Бәлки шуңадыр, кыш көне укылган, каралган яңалыклар кызыклырак, җете төслерәк булып тоела. Менә бу кышның иң зур яңалыкларыннан берсе - француз артисты Жерар Депардьеның Россиягә күченеп килүе булгандыр. Әгәр бу француз безнең янга җәй көне...

Ярар, оныттык без Жерарны. Тик, ни хикмәт, әле күптән түгел генә шул кеше белән үземә сөйләшергә насыйп булды. Юк ла инде, өндә түгел, ә төштә. Жерар безнең Имәнкискәгә килгән икән. Авыл халкы ду купкан. Карт әбиләргә хәтле капка төпләренә чыгып тезелешкәннәр һәм каш өслә­ренә кулларын куеп, күзлә­рен кыса төшеп, озын буйлы французны күзәтәләр. Ә мин аның уң кулы - тәрҗемәчесе булып, башны горур тотып, алдан барам, бар халык французга гына түгел, миңа да соклана. Үземә-үзем аптырыйм. Дүрт ел буе француз телен өйрәнсәм дә, бу телдә болай ук яхшы аралаша аламдыр дип уйламаган идем.
Йә, ярар, Жерар Депардье белән нәрсә сөй­ләшкәннәребезне дә язып китим инде. Аңа безнең авыл бик ошаган булып чыкты. Бөтен нәрсәгә дә, «бель (матур), үи (әйе), бель (матур)», ди бу. Мин дә ризалашмый булдыра алмыйм, баш кагам. Авылыгыз зур бугай, ди Депардье. «Ноң (юк), ноң (юк), петит (кечкенә) минәйтәм», үзем уртача инде дип уйлыйм. Ник алай дип җавап биргәнемне аңламый да калам, французның сүзләре мине шаккатыра. «Мин сезнең авылыгызны сатып алырга булдым», - ди бу. Никтер күңел кытыклана, авылны саттырасы килми һәм мин авылны хурлый башлыйм. Бөтен дәлилләремне (юл өсте, шау-шу, уңдырышсыз туфрак һәм башкалар) тыңлагач, француз тынычлана һәм җитәк­челек әзерләгән кәгазьләргә кул куймый. Авыл мәдәният йортыннан (тышкы кыяфәтенә караганда аны алай дип атау бер дә дөрес булмаса да) бик сөенгән мин, уйга калган француз Жерар бергәләп чыгабыз. «Кызганыч, - ди ул, - минем Татар­станда каласым килгән иде, булмады, инде Мордовиягә китәргә туры килә». «Ярар, бәлки анда чыннан да яхшырактыр», - дип әйтәм, эчемнән генә елмаеп.
Шул урында уянып киттем бит, җәмәгать. Күпме сөйләшәсе сүзләр сөйләшенмичә, әйтеләсе сүзләр әйтелмичә калса да, иң мөһиме, авылны саттырмау зур эш булды, дип уйлыйм. Мондый да фидакарьлеккә һәр­кем бара алмас иде әле, шулай бит?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading