16+

Инаугурация тантанасы булды: Владимир Путин 2024 елга кадәр идарә итәчәк

Бүген Владимир Путин Россия Президенты вазифасына кереште. Зур Кремль сараеның Андреев залында узган әлеге тантаналы чарада 5 мең тирәсе кеше катнашты. Алар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Инаугурация тантанасы булды: Владимир Путин 2024 елга кадәр идарә итәчәк

Бүген Владимир Путин Россия Президенты вазифасына кереште. Зур Кремль сараеның Андреев залында узган әлеге тантаналы чарада 5 мең тирәсе кеше катнашты. Алар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Инаугурация тантанасында чыгыш ясаганда, Владимир Путин яшәү сыйфаты, иминлек, куркынычсызлык, кеше сәламәтлеген сәясәтнең төп приоритеты дип белдерде.

– Россия гражданнарына бердәм булганнары, күп нәрсәләрне яхшы якка үзгәртә алуыбызга ышаныч өчен чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Илебез Президентын сайлаулары вакытында миңа ихластан ярдәм итүегез өчен рәхмәт. Мин аны гаять зур дәрәҗәдә сәяси капитал һәм ышанычлы рухи таяныч итеп саныйм. Монда Россия алга таба да бөеклеген ныгытачак һәм халкы яхшырак яши башлар дигән өмет бар. Мондый таяныч халыкара аренада үз позицияләребезне яклап калыр өчен дә, ил эчендә төпле, позитив үзгәрешләр булсынга тәвәккәл гамәлләр өчен дә мөһим, – диде Владимир Путин.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 18 мартында узган Россия Президентын чираттагы сайлауда гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин җиңү яулады. Конституция нигезендә, 7 майда үз вазифасына керешкәннән соң, ул алты ел дәвамында, ягъни 2024 елның 7 маена кадәр ил белән идарә итү хокукына ия булачак.


Президент инаугурациясеннән соң Россия хөкүмәте оставкага китте. Бу карар – Президент инаугурациясеннән соң була торган гадәти хәл. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы боерыкка кул куйган, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.
Конституция нигезендә, Хөкүмәт, ил башлыгы үз вазифасына керешкәннән соң, отставкага китә.
Владимир Путин Кремльдә Россия Хөкүмәте әгъзалары белән очрашып, аларга, башкарган эшләре өчен, рәхмәт белдерде.

– Министрлар Кабинеты үз эшчәнлеген бер команда булып, лаеклы төстә башкарды. Монда Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевның хезмәте зур, – дип искәртте Владимир Путин.
Хөкүмәтнең алдагы елларга төп бурычы – россиялеләрнең реаль керемнәрен арттыру, диде ул.
Шуннан соң Владимир Путин Дәүләт Думасына Россия Премьер-министры вазифасына Дмитрий Медведевның кандидатурасын карауны тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, Дмитрий Медведев Хөкүмәт рәисе вазифасында 2012 елның 8 маеннан эшли.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading