16+

Интернаттагы балаларга нәрсә булган?

30 сентябрь көнне Дәрвишләр бистәсендә урнашкан аң үсеше ягыннан артта калган балалар интернатында 10 яшьлек кыз бала, соңрак исә хастаханәнең реанимация бүлегендә 10 яшьлек малай үлгән, дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Моннан тыш, интернатта тәрбияләнүче егермедән артык бала ОРВИ һәм диарея билгеләре белән хастаханәгә дә салынган. Кичә ТР сәламәтлек...

Интернаттагы балаларга нәрсә булган?

30 сентябрь көнне Дәрвишләр бистәсендә урнашкан аң үсеше ягыннан артта калган балалар интернатында 10 яшьлек кыз бала, соңрак исә хастаханәнең реанимация бүлегендә 10 яшьлек малай үлгән, дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Моннан тыш, интернатта тәрбияләнүче егермедән артык бала ОРВИ һәм диарея билгеләре белән хастаханәгә дә салынган. Кичә ТР сәламәтлек...

Сергей Осипов җиткергәнчә, хәзерге вакытта Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернатының нейродистрофия бүлегендә кискен эчәк инфекциясе үсеш ала, ә интернатның башка бүлекләрендә авыручылар юк. «Нейродистрофия бүлегендә көчле тән авыруларыннан интегүче, үзәк нерв системасы көчле зарарланган балалар ята. Бу - дәвалап булмый һәм ата-аналары тарафыннан ташланган балалар», - диде ул. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта хастаханәгә 24 бала салынган. «Шигиллез диагнозы (кискен эчәк инфекциясе) биш балага куелган, башкаларда әлеге диагноз дәлилләнмәгән, әмма азрак чагылыш таба. Алар, авыру таралуны туктату өчен, республиканың клиник инфекция авырулары хастаханәсенә салынган», - дип билгеләп үтә министр урынбасары. Килеп чыккан хәл исә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының контроле астында тора. Хастаханәгә балалар уртача авырлыктагы хәлдә салынган. Сергей Осипов: «Бу балалар үз-үзләрен карый алмый, аларда гәүдә авырлыгын югалтуга китерә торган көчле патологияләр бар, балаларга җитди тәрбия кирәк», - дип аңлатты.
Ике баланың үлеме турындагы сорауга ачыклык кертеп, Сергей Осипов 30 сентябрь көнне бер баланың үлүен генә белдерде. Һәм ул аның эчәк инфекциясе белән бәйле түгеллеген әйтте. «Үлемнең сәбәбе - баш миендәге авыру», - диде ул. Нейродистрофия бүлегендә барлыгы 35 бала, шуларның 24е - хастаханәдә. Бүгенге көндә инфекциянең барлыкка килү сәбәпләре ачыклана. Балаларның хәлендә алга китеш күзәтелә. Реанимациядә хәзерге көндә 4 кеше. «Эчәк инфекциясеннән үлем - ил күләмендә гадәттән тыш хәл. Без бу инфекцияне дәвалый беләбез, үлем очрагы мөмкин түгел», - диде ул.
РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернатында килеп чыккан хәлне җитди контроль астына алуын сорап, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәсми мөрәҗәгатен юллаган, дип яза «Татар-информ».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading