16+

Интернет татар җәүһәрләренә байый

Татар теле, шактый кызу темпларда, интернетны яулый. Халык арасында аеруча популяр булган кайбер социаль челтәрләр, сайтлар үз телебездә «сөйләшә» башлаган иде инде. Быел татарча интернет-ресурсларның рәте ким дигәндә тагын берничә дистәгә тулыланды.

Интернет татар җәүһәрләренә байый

Татар теле, шактый кызу темпларда, интернетны яулый. Халык арасында аеруча популяр булган кайбер социаль челтәрләр, сайтлар үз телебездә «сөйләшә» башлаган иде инде. Быел татарча интернет-ресурсларның рәте ким дигәндә тагын берничә дистәгә тулыланды.

Узган атнада «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең финалы булып узды. Камал театрының кече сәхнәсендә «пәрәвез»не яуларга теләүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге конкурс быел өченче тапкыр үткәрелде. Биредә теләгән һәркем татарча сайтлары белән катнашу мөмкинлегенә ия иде. Быел бәйгегә 49 гариза кабул ителгән, шулардан 25 проект финалга чыккан. Интернетта теркәлдем дә коры сайт белән рәхәтләнеп конкурста катнаштым түгел икән: быел биш гариза кире кагылган. Оештыручылар моны проектларның эшләнеп бетмәве, файлларның ачылмавы, мәгълүматның бик аз булуы белән аңлаттылар.
Бәйгенең иң актив катнашучылары - укытучылар. «Укытучы - җәүһәр» номинациясенә килгән 15 проект моны тагын бер тапкыр дәлилли. Конкурс өчен генә эшләнмәгән булса, сайтларны тагын да үстерсәләр, бу укытучыларга тәҗрибә тупларга менә дигән чыганак булачак инде. Югыйсә, челтәрдә татарча мәгълүмат табу җиңелләрдән түгел бит. Моннан тыш, «Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр», «Укучы - җәүһәр», «Тематик ресурс - иҗади җәүһәр», «Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы», «Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы» кебек номинацияләр дә ятим калмаган. Чагыштырмача азрак булса да, санап үтелгән тематикага туры килгән проектлар да кабул ителгән. Алты хезмәт иң югары дәрәҗәдәге бүләккә - «Белем җәүһәре» исеменә ия булды. Алдагы ике елның җиңүчеләрен дә кушып санаганда, хәзер барлыгы 14 «җәүһәр» бар. Кыйммәтле «асылташлар»ыбыз арта, җәмәгать!
Исеменнән күренгәнчә, бәйгегә бөтен дөнья буенча татарча проектлар кабул ителә. Дөрес, әлегә конкурсның географиясе Татарстан һәм Башкортстан белән генә чикләнә. Күрше-тирәдән читкәрәк китсәк, кайчандыр «безнеке» булган, бүген АКШта төпләнеп яшәүче милләттәшебезнең проектын атарга була. Узган ел лауреат исемен алган сайт быел бәйгенең финал өлешенә үтә алмаган.
«Белем җәүһәрләре»нең җитәкчесе Раил Гатауллинның әйтүенчә, татар интернеты дигән төшенчәне аңлау өчен, челтәрдә татарча аралаша башларга кирәк. Шуңа өстәп, ресурсларны даими баетып тору, сайтларны үстерү, аларны дөнья күләмендә йөзгә кызыллык китермәслек дәрәҗәгә җиткерү дә мөһим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading