16+

Инвалидлар халыкның җылы карашына мохтаҗ

Кичә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Казан җирле бүлеге «Бердәм ил - мөмкинлекле мохит» темасына сөйләшү үткәрде.

Инвалидлар халыкның җылы карашына мохтаҗ

Кичә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Казан җирле бүлеге «Бердәм ил - мөмкинлекле мохит» темасына сөйләшү үткәрде.

Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова чыгышында әйтелгәнчә, Татарстанда 2011-2015 елларга исәпләнелгән «Мөмкинлекле мохит» илкүләм программа гамәлгә ашырыла. Универсиада комплексларының барысы да физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләрен алдан ук уйлап төзелгән. «Инвалидлар өчен ясалган пандусларның шактые яңа санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килми. Мәсәлән, 1,5 метр биеклеккә 20 метр авышлыклы юл эшләнелергә тиеш, ә хәзерге текә пандуслар инвалид арбасында күтәрелерлек түгел. Бина эчләрендәге сиземләү плитәләре ваграк сырлыга алмаштырылачак. Казанда «Амбулит» автомобиле хезмәте популярлашты. Ул инвалидларны аэропортка йөртүгә, самолетка менгерүгә көйләнелгән», - диде докладчы.
Инвалидларның республика җәмгыяте рәисе, Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә дәүләт кайгыртуы арта баруын рәхмәт хисләре белән телгә алдылар. АКШта электричка белән платформа арасы 2-4 сантиметр, канатлы юллар кабинасы да нәкъ шулай. Электричка идәне белән платформа өслеге дә бер тигезлектә. Бездә аралык 8-9 сантиметр, электричка идәне дә платформадан биек. Бу арба белән йөргәндә бик кыен. Казанның үзендә генә дә 60 меңгә якын коляскалы инвалид исәпләнә. Дәүләт тарафыннан кайгырту бар, халык та игътибарлырак булсын иде», - диде Рифат Ганибаев.
Татарстанда «Мөмкинлекле мохит» программасындагы эшләрне башкару башкаланың «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенә йөкләнде. «Казанда һәм республикада инвалидлар өчен 238 ярдәмчел корылма төзиячәкбез. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләре колачланачак», - диде «Метроэлектротранс»ның генераль директоры Әсфән Галәвов.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Казан җирле бүлеге секретаренең беренче урынбасары, Дәүләт Советы депутаты Наил Хөснетдинов, сөйләшүгә йомгак ясап, «Бердәм Россия» партиясе «Мөмкинлекле мохит» программасына теләктәшлек күрсәтәчәген белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading