16+

ИПИ-ТОЗЛЫК КЫНА КИРӘКМИ!

Универсиадада Казанга 205 илдән кунак киләчәк. Әлбәттә, аларның күбесе татар, рус телләрен белми. Шуңа безгә дә инглиз телендә сукаларга туры киләчәк. Тик аны ипи-тозлык кына түгел, ә «бал-майлык» белер өчен чын-чынлап үзләштерү кирәк. Адым саен «1 ай эчендә - инглиз теле курслары» игъланнарын күргәч, аптырап калуың да бар. Кайсына барырга...

ИПИ-ТОЗЛЫК КЫНА КИРӘКМИ!

Универсиадада Казанга 205 илдән кунак киләчәк. Әлбәттә, аларның күбесе татар, рус телләрен белми. Шуңа безгә дә инглиз телендә сукаларга туры киләчәк. Тик аны ипи-тозлык кына түгел, ә «бал-майлык» белер өчен чын-чынлап үзләштерү кирәк. Адым саен «1 ай эчендә - инглиз теле курслары» игъланнарын күргәч, аптырап калуың да бар. Кайсына барырга...

Башкаланың күп вузларында «Профессиональ коммуникацияләр өлкәсендәге тәрҗемәче» дигән өстәмә белгечлек алырга була. Тик тәрҗемәче дипломы беренче югары белем алу дипломын тәкъдим иткәндә генә гамәлдә санала. Беренче белемең техник юнәлештә икән, син техника өлкәсендә тәрҗемәче буласың, юрист булсаң, юриспруденция юнәлеше буенча тәрҗемә өлкәсендә эшләргә хокуклысың. Өстәмә дипломны икенче югары белем дипломы дип санарга була, ләкин ул беренче дипломнан аерылгысыз.
Казан дәүләт энергетика университеты. «Профессиональ коммуникацияләр өлкәсендәге тәрҗемәче» өстәмә квалификациясе буенча уку сентябрьдән башлана. Кабул итәр алдыннан студентлар белән әңгәмә үткәрелә, тел белү дәрәҗәсе исәпкә алына. Төрле белем дәрәҗәсе буенча төркемнәргә (башлангыч, дәвам итә торган, алга киткән) бүленү каралган. Уку вакыты - 2,5 ел. Бер семестр өчен 6500 сум акчаңны чыгарып салырга туры килә. Укучылар белем алырга атнасына 10 сәгать (атнага 3 тапкыр, кичке 6дан 9га кадәр) йөри. Гади сөйләм һәм эшлекле инглиз теле буенча дәресләр алып барыла. Профессияң буенча махсус текстларны да тәрҗемә итәргә мөмкин икән. КДЭУдагы хезмәткәрләр әйтүенчә, дәресләрдә яңа методика, укытуның техник чаралары һәм компьютер технологияләре кулланыла. «Киләсе елда чит илләрдән дә студентлар чакыру күздә тотыла. Без Австралиягә тукталырга уйлыйбыз», - ди чит телләр кафедрасының лаборатория мөдире Юлия Баянова.
КИИТУ (КХТИ). Мәдәниятара коммуникацияләр үзәге директоры, чит телләр кафедрасы мөдире Юлия Зыятдинова әйтүенчә, КХТИда әлеге программа «Лингва» чит телләр югары мәктәбе, Мәдәниятара коммуникацияләр үзәге һәм Полимерлар институтында тормышка ашырыла. Бу программа «өстәмә квалификация үзләштерү буенча яңабаштан профессиональ әзерлек» дип атала. Әлеге квалификация кешегә тәрҗемәчелек өлкәсендә эшчәнлек алып барырга рөхсәт итә. КХТИда әлеге программа 1997 елдан бирле эшләп килә. Уку өчен еллык түләү - 10-12 мең сум. Уку вакыты - 4 ел. Бер генә факультеттан җыелган төркемнәр дә, катнашлары да бар. Бу уку елында аларда кайбер дәресләрне америкалы Джафри Грим алып барган. Вузда әлеге белгечлекне елына 100-150 кеше тәмамлый.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты төзүчеләр генә түгел, тәрҗемәчеләр дә әзерли булып чыкты. Америкалы йә англияле белән йорт төзергә туры килсә, нишләрсең? КДАТУ Лондон университеты белән дә элемтәләр урнаштырган. «Казанның башка бер университеты да әлеге белгечлек буенча аккредитация алмады, без - бердәнбер кафедра, - ди инглиз теле кафедрасы мөдире Эмма Максудова. - Без студентларга II курсны тәмамлаганнан соң укырга тәкъдим итәбез. Минвуз таләп иткәнчә, өстәмә белгечлек буенча белем бирә торган вуз 2,5-3 ел дәвамында укыта. Бездә ул 2,5 ел. 2009 елдан, белгечлек ачылганнан бирле, уку бәясен 10 мең сум (1 елга) итеп саклап калырга тырышабыз». Чит илдән укытучылар чакыру тәҗрибәсе дә бар икән аларда. Узган ел Нидерландтан тәрҗемәнең заманча проблемалары буенча профессор килгән. Ул лекцияләрне инглиз телендә укыган, студентлар белән инглиз телендә аралашкан. Өч чыгарылышны 100гә якын кеше тәмамлаган. Укулар атнасына 10 сәгать үткәрелә, төркемдәге кеше 10-12дән артмый.
КФУда исә бу белгечлек буенча Өзлексез белем бирү институты шөгыльләнә. Аның укыту үзәге җитәкчесе Әлфия Ильясова әйтүенчә, студентлар киләсе уку елына кабул итү тестын инде язганнар. Монда «Тәрҗемә» өстәмә белгечлеге буенча уку 3 ел дәвам итә. Дәрәҗәле вузда бәя дә югары. Бер ел уку өчен кесәне 35 меңгә юкартасы була. «Бәянең ни өчен югары булуының аңлатмасы бар, - ди укыту үзәге җитәкчесе. - Без студентның үз белгечлеген һәм шушы өстәмә белгечлекне заманча технологияләр белән бәйләргә телибез. Шулай ук монда укуның лаборатор варианты да бар. Бу очракта студент укытучысына уку вакытында гына түгел, ә дәресләрдән соң да мөрәҗәгать итә ала. Бу белгечлек буенча укуны көндезге бүлектә һәм дистанцион рәвештә укуның яңа варианты дип санарга да була. Бәя югары булуның икенче сәбәбе - университетның һәрвакыт заман белән бергә атлавы». Укытучылар исә филология һәм профессиональ-техник белемле. Кагыйдә буларак, монда укырга II курстан соң алалар икән. Тик белем гранитын чикләвек төше кебек кенә ватучыларны I курста да бишкуллап алырга ризалар. Шунысы кызык: I семестрда лекцияләр - рус, ә икенчесендә чит телдә алып барыла. Лекция һәм практик курс бик тыгыз оештырылган. Инглиз телле укытучыны чакыру тәҗрибәсе әле монда юк икән. Ә менә инглиз телен өч ел буе «азапланып» өйрәнергә теләмәгән кешегә кыска вакытлы (72 сәгатьлек), озак вакытлы (90 сәгатьлек) инглиз теле курслары бар. Аларны тәмамлагач, сертификат тапшырыла.
КИИТУ-КАИ. КИИТУ-КАИ каршындагы Халыкара үзәк инде 1997 елдан бирле эшләп килә. Монда шулай ук өстәмә «Тәрҗемә» белгечлеге буенча белем алырга мөмкин. Бу юнәлеш 1999 елда ачыла. Уку атнага 5 тапкыр. Бер семестрга түләү бәясе - 12 400 сум. Белем алырга 2,5 ел сарыф ителәчәк. Үзәкнең төп педагогик принциплары: төркемдә аз кеше булу һәм укытуга уен элементлары кертү. Укуны тәмамлагач, студентлар өйрәнелгән тел буенча имтихан тапшыра һәм квалификацион чыгарылыш эшен (чит тел әдәбиятыннан бер текстка тәрҗемә, шуңа лингвистик анализ) яклый. Быел, мәсәлән, «Тел практикасы» фәнен Англия, Америка, Ирландиядән килгән 3 укытучы - Генри, Майк һәм Шеймос алып барган. Уку белән беррәттән төрле чаралар да еш оештырыла. Мәсәлән, «Группаларны тәкъдим итү», «Талантлар эзлибез» кичәләре. Яхшы укыган студентлар Лимассол шәһәренең CTL колледжына (Кипр) тел практикасына да бара. Кипрдагы уку курсларын тәмамлаганнан соң, диплом бирелә.
Казан университетлары шундый сайлау мөмкинлеге тәкъдим итә. Әгәр инглиз телегезне яхшыртырга уйласагыз, ашыгыгыз, яңа уку елына ай ярым гына вакыт калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading