16+

Җир асты «патшалыгы» тәртиптә

Казанда быел күпфатирлы 252 йорт аерымланган җылыту пунктлары белән җиһазландырылачак.

Җир асты «патшалыгы» тәртиптә

Казанда быел күпфатирлы 252 йорт аерымланган җылыту пунктлары белән җиһазландырылачак.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин: «Башкалада «Генерирующая компания» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан күпфатирлы йортларны үзәкләштерелгән җылыту челтәреннән аерымланган җылыту пунктларына күчерү эшләренә керешелде. Киләсе ел ахырына шундый пунктлар белән җиһазландырылган йортлар санын 1357гә җиткерү ниятләнелә. Нәтиҗәдә, җылыту өчен энергия сарыф итү бермә-бер кими. Мондый йортлар җылылык трассаларын төзекләндерү, җылы су бетеп тору кебек мәшәкатьләрдән гомумән котыла», - диде.
Хәзергә Казанда күпчелек йортлар һәм биналар үзәкләштерелгән җылыту челтәренә тоташкан. «Казан җылылык челтәре» предприятиесе җәйге айларда 15 километр аралыкта торбаларны яңага алмаштырачак, ә 30,7 километр җылылык челтәренә реконструкция үткәрәчәк. «Казэнерго» предприятиесе, үз чиратында, 8 километр арада торбаларны алмаштырачак. Моннан тыш, әлеге коллектив Дәүләки, Якты юл, Дорожная, Журналистлар һәм Карбышев урамнарындагы котельныйларны төзекләндерәчәк. Барлык эшләрне 1 сентябрьгә тәмамлау бурычы куелган. Капиталь ремонтның быелгы исемлегенә кертелгән 25 мәктәпнең һәм Юлиус Фучик урамындагы ашыгыч ярдәм станциясенең җылылык челтәрләре яңартылачак.
Мэр Илсур Метшин, төзекләндерү эшләренә карата мөнәсәбәтен белдереп: «Җылылык челтәрләре коллективлары узган кышта Казанның җир асты «патшалыгын» тәртиптә тоттылар. Зур аварияләр теркәлмәде. Җылылык челтәре участокларында төзекләндерү эшләре графиктан калышмасын. Закон таләп иткәнчә, җылы су бетеп тору 21 көннән артырга тиеш түгел. Киләсе кышкы җылыту чорына җаваплылык тоеп, ныклап әзерләник», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading