16+

Ир-атлар белән хатын-кызларны бер яшьтә пенсиягә җибәрергә җыеналар

Күп кенә илләрдә ир-атлар белән хатын-кызлар арасындагы пенсия яше тигезләште, бездә дә шулай итәргә уйлыйлар.

Күп кенә илләрдә ир-атлар белән хатын-кызлар арасындагы пенсия яше тигезләште, бездә дә шулай итәргә уйлыйлар.

Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе, Россиянең элеккеге финанс министры Алексей Кудрин ир-атлар белән хатын-кызларның пенсия яшен бертөрле итәргә тәкъдим иткән, дип яза РИА Новости.

Күп кенә илләрдә ир-атлар белән хатын-кызлар арасындагы пенсия яше тигезләште инде. Хатын-кызлар озаграк яши. Ләкин әлегә Россиядә ир-атларның пенсия яше бераз күбрәк. Тиздән ир-атлар 64-65 яшендә, хатын-кызлар 62-63 яшендә пенсиягә чыгарга мөмкин, – диде Алексей Кудрин.
Ул шулай ук Россиядә 2019-2020 елларга пенсия яшен арттырырга кирәк дигән. Аның әйтүенчә, бу гамәл ил икътисадына ун елдан саллы гына керем китерәчәк икән.

Сүз уңаеннан, Япониядә ир-атлар да, хатын-кызлар да пенсиягә 70 яшендә генә чыга. Биредә уртача гомер озынлыгы – 81,1 ел. Шулай ук АКШ, Дания, Норвегия, Германия, Канада, Испания, Шведциядә дә пенсия яше җенес буенча аерылмый.

Хәбир Иштиряков, Татарстан Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе:

Минемчә, Россиянең бүгенге сәяси, икътисади хәленә, халык яшәү дәрәҗәсенә күз салсак, пенсия яшен ничек бар, шулай калдырырга кирәк. Уртача хезмәт хакын яхшы дисәләр дә, бүген әле Россия халкы үз эшенә тиешле хезмәт хакы алмый. Ул бит эшләүчедән генә түгел, ә шул эшне оештыручыдан да тора. Бүген пенсия күләме дә, кибеттәге бәяләр дә, торак-коммуналь хуҗалыгы бәяләре дә кеше файдасына түгел әле. Шуңа күрә бу мәсьәләдә ашыкмасыннар иде.

Ир-атлар азрак яшәсә дә, хатын-кызлар хезмәт урынында гына түгел, өйдә дә эшли. Алар пенсиягә иртәрәк чыгарга тиеш. Балалар, ирен тәрбияләү, ашарга пешерү, йорт эшләрен алып бару – барысы да хатын-кыз җилкәсендә бит. Бәлки хатын-кызлар шуңа да күбрәк яшидер. Кеше бит эш белән авыруларын онытып тора, безгә ир-атларга хатыннардан бу өлкәдә бераз булса да үрнәк алырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading