16+

«Җир сәгате» дөньякүләм экология акциясендә бергәләп катнашып, 25 мартта 1 сәгатькә утны сүндереп торыйк

«Җир сәгате» дөньякүләм экология акциясендә бергәләп катнашып, 25 мартта 1 сәгатькә утны сүндереп торыйк

"Җир сәгате" ("Час Земли") дөньякүләм экология акциясе быел 25 мартта, "Планетаны түгел, ә үзеңне үзгәрт" шигаре астында, 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр үткәрелә.

Әлеге чараның максаты-кешеләрдә табигатькә карата игътибарлылык тәрбияләү. Сүз кешеләрнең тирә-юнь мохитне-җирне, һаваны, суны һәм урманнарны үзгәртүе, бу үзгәртүләрнең кешелек җәмгыятенә тәэсиренең ахыр нәтиҗәләре турында бара.

Акция "Бөтендөнья кыргый табигать фонды" оешмасы башлангычында ел саен мартның ахыргы шимбәсендә үткәрелә. Төрле илләрдә яшәүчеләрнең энергия һәм энергия чыганаклары проблемасын чишүдә, планета масштабында экологик хәлне яхшыртуда үзара теләктәшлеген чагылдыра. "Җир сәгате" акциясенә теләктәшлек йөзендә, кайбер шәһәрләрдә велоузышлар да оештырыла.

Экологлар Татарстан Республикасы хакимиятенең барлык органнары җитәкчеләрен, предприятиеләрне һәм оешмаларны, шулай ук республика халкын шушы акциягә кушылырга, биналарны архитектура-декоратив яктыртуны, корылмалардагы, торак йортладагы, тормыш-көнкүреш өчен мәҗбүри булмаган утларны 1 сәгатькә сүндереп торырга чакыра.

Татарстанның Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы мәгълүматларына караганда,узган ел акциядә 172 илдә ике миллиардтан артык кеше катнашкан. Россиядә 20 миллион кеше теләктәшлек күрсәткән. Башкалада "Казан Кремле" музей-тыюлыгының, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы, Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы, Салих Сәйдашев исемендәге Зур концерт залы, IT-парк биналарының архитектура-декоратив утлары сүндереп торылган. Казан мэриясе теләктәшлек йөзендә, шәһәр Ратушасы бинасын яктыртучы утларны сүндергән. "Бөтендөнья кыргый табигать фонды" оешмасы белдергәнчә, Россиядә узган ел Казан акциядә иң актив катнашучы шәһәрләрнең берсе булган.

"Җир сәгате" акциясенең рәсми сайты - 60.wwf.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading