16+

Иртәгә Казанда Май чабу бәйрәме узачак

Кунакларны кызыклы бәйрәм программасы, мастер-класслар, бәхетле коймаклар әзерләү һәм Масленица карачкысын яндыру көтә, дип яза Казан мэриясе сайты.

Иртәгә Казанда Май чабу бәйрәме узачак

Кунакларны кызыклы бәйрәм программасы, мастер-класслар, бәхетле коймаклар әзерләү һәм Масленица карачкысын яндыру көтә, дип яза Казан мэриясе сайты.

Май чабу бәйрәме Кремль яр буеның төрле мәйданчыкларында уза. Төп сәхнәдә рус халык җырлары һәм биюләре белән артистлар чыгышы, призлы мавыктыргыч бәйгеләр оештырыла. Теләгән һәркем уенчыклар һәм кул эшләнмәләре ясау буенча бушлай мастер-класска бара ала. Шул ук көнне яр буенда тәмле коймак һәм кайнар эчемлекләр белән дә сыйлаячаклар. Барлык теләүчеләрнең дә бәхетле коймак әзерләү һәм теләк теләү мөмкинлеге була.

Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана, Май чабу карачкысын яндыру 16.00 сәгатькә планлаштырылган.

Аккош күле территориясендә дә язның төп вакыйгасы – Май чабу бәйрәме узачак. Бәйрәмнең хэдлайнеры "Мираж" төркеме булачак, ә кунаклар өчен зур концерт-күңел ачу программасы әзерләнгән. Бәйрәмдә Казан коллективларының иҗади номерлары белән концерт тамаша кылып булачак.  Дартс, аркан тарту, туп белән хоккей, "киез итек ыргыту" бәйгесе, футбол һәм волейбол уеннары, кашыклы тир һәм башка бик күп нәрсәләр оештырыла. Барлык теләүчеләр курчаклар, значоклар әзерләү, кадак кагып кертү, лего конструкторы җыю буенча мастер-классларда катнашу мөмкинлеге бар. Бәйрәм программасы 10.00 сәгатьтә башлана, "Мираж" төркеменең чыгышы 13.00 сәгатькә планлаштырылган.

Чара уздырылган көнне Аккош күленә кадәр җәмәгать транспорты эше көчәйтелә. Әйтик, "Аккош күле" тукталышына кадәр 36нчы, 46нчы һәм 72нче  автобуслар йөриячәк. Халыкка уңайлы булсын өчен, әлеге маршрут автобуслары эш көне графигы буенча эшли. Автобусны көтү вакыты уртача 8 минуттан артмаячак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Май чабу атнасында 50дән артык бәйрәм чарасы планлаштырылган. Халык күңел ачулары шәһәрнең барлык районнарында да күп санлы мәйданчыкларда узачак. Чараларның тулырак программасы белән KZN.RU порталында "Масленица-2019" бүлегендә танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading